Тигезлекләренә куанып яшиләр

2024 елның 23 марты, шимбә

Ташкичүдән Рауза һәм Габделбәр Абдуллиннар илле ел бергә

Авылның бу матур парының алтын туен Ташкичү Мәдәният йортында сайлауга килгән җирләреннән билгеләп үттеләр.

Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рәдис Хәби-буллин алтын парны ишектән үк каршы алды.

– Илебезгә, җиребезгә тынычлык килсен, кан-яшь түгелмәсен, балалар җиңү яулап исән-сау өйләренә кайтсын. Сабыен югалткан газиз аналарга, тол хатыннарга сабырлык телим. Ил көннәребез матур, картлыгыбыз тыныч үтсен. Яңа сайлана торган ил хуҗасы безгә, өлкәннәргә, карата юмарт булсын. Аллага шөкер, пенсия алабыз, үзебезнеке үзебезгә җитеп бара. Балалар үз көннәрен үзләре күрә, – диде Рауза апа теләкләрен җиткереп.

Авыл җирлеге башлыгы аларны алтын туйлары белән котлады, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге һәм өйгә кайткач тәмләп чәй эчәргә күчтәнәч тапшырды.

Габделбәр абый Ташкичүдән, Рауза апа Ашытбаш кызы.

– Мин шофер булып эшләдем. Хуҗалык рәисен йөрттем. Ул Ашытбаш авылында яши иде. Шунда

Раузаны очраттым, – диде Габделбәр абый.

Үтә чибәр (ул әле дә бик матур), ягымлы, чая, җитез кызны клубта күреп ала егет. Һәм ошата. Үзе дә Рауза күңелен бик тиз биләп ала. Рауза җырлый, Габделбәр гармунда уйный – ут уйната алар ул чакта авыл клублары сәхнәләрен.

– 1974 елның 15 мартында никах, 16-17 мартта туй үткәрдек. Килен ашы да узды. Истә калырлык булды, – диде Рауза апа.

Габделбәр абый кызны үзе йөрткән “ГАЗ-69” машинасына утыртып алып кайта. Атлар белән килен төшерүләр бетеп, машинага күчкән вакыт бу. Егетнең кулында машина. Ул чор өчен иң шәбе.

Туй, килен ашы – берәүнекеннән дә ким үтми. Аннан бердәнбер малай буларак (ике апасы бар) Габделбәр төп йортта кала.

– Мин Яңа Кырлайда укыта һәм педагогика институтында читтән торып укый идем. Кайнана, кайната белән яшәгәч, аларны да тәрбияләргә, балалар тугач, аларны карарга кирәк. Читтән торып укысам да, Казанга еш барырга туры киләчәк. Вакытында имтиханнар тапшырмыйсың икән, койрыклар җыела. Шуңа институтны ташларга туры килде. Амбарга склад мөдире булып урнаштым һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшләдем, – диде Рауза апа.

– Рауза сәхнәләрдә чыгыш ясады, халык арасында булды. Бер вакытта да йөрмә, дип әйтмәдем. Килешеп гомер иттек, – дип куйды Габделбәр абый.

Өч балалары туа. Алар тормышлы инде. Лилияләре Казанда, медицина учреждениесендә хисапчы, биш ул үстерә. Икенче кызлары Гөлназ Яңа Кенәрдә, ул да хисапчы, Яңа Кенәр авыл җирлегендә эшли, өч баласы бар. Уллары Дилүс үз эшен башлап җибәргән, шулай ук өч бала үстерә. 11 оныклары гына бар инде Рауза һәм Габделбәр Абдуллиннарның.

– Кайталар, булышалар. Оныклар каникул  буе авылда була. Икәү генә яшәсәк тә, авырлык тойган юк. Балалар ярдәме белән әлегә кадәр икешәр бозау асрадык, быел кыш та икене суйдык, кош-кортлар тотабыз, сыерны да быел гына бетердек, – диде Рауза апа.

Ташкичүнең танылган “Өммегөлсем“ фольклор ансамбленә йөргән, телевидениедә “Аулак өй” тапшыруында да катнашкан мөнәҗәтләр җырлау остасы да Рауза апа. Намазга баскач ярамас дип кенә туктаган. Хәзер илебезгә тынычлык, егетләрнең исән-сау кайтуларын теләп Коръән чыга. Быел аңа – 70, Габделбәр абыйга 75 яшь тула. Бүген тигезлекләренә куанып яши бу пар.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International