Киләчәк буыннар да рәхмәт әйтерлек булсын

2024 елның 23 марты, шимбә

Россия Федерациясе Хөкүмәте 2018 елдан бирле  кечкенә шәһәрләрдә һәм тарихи авылларда уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектларга Бөтенроссия конкурс үткәрә

Арча шәһәре “Торак һәм шәһәр мохите“ илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында әлеге конкурста берничә тапкыр катнашты һәм 2021 елда җиңүчеләрнең берсе булды.

Арча шәһәре 2024 елда Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы үткәрә торган уңайлы шәһәр мохите конкурсында катнашырга әзерләнә. Бу юлы әзерләнә торган проект Галактионов, Октябрь, Комсомол һәм Банк урамнары чикләрендәге территорияне үз эченә ала һәм “Тарихи квартал“ дип атала.

19 мартта шушы проектны шәһәрдә яшәүчеләргә тәкъдим итү булды. Анда катнашучылар төркемнәргә бүленеп проектны тикшерделәр, үз тәкъдимнәрен туплап  чыгыш ясадылар.

Стратегик сессия дип аталган әлеге чарада катнашучыларны район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде. “Безнең төп бурыч – кешеләр турында кайгырту, аларга яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру, – диде ул. – Илкүләм проектлар да, республика проектлары да шуңа юнәлдерелгән. Шәһәребез елдан-ел матурая, үсә, халык өчен бик күп уңайлыклар тудырыла“.

Соңгы биш елда гына да районда 73тән артык социаль-мәдәни объект төзекләндерелде, 27 яңа бина төзелде, сигез җәмәгать урыны төзекләндерелде, 34 йорт ныклап төзекләндерелде. Проектларны тормышка ашырганчы халык фикерен өйрәнү бик мөһим, паркларны, бакчаларны, мәйданнарны, урамнарны төзекләндерү шәһәрдә яшәүчеләрнең тәкъдимнәрен исәпкә алып тормышка ашырылды.

Архитектор Эдуард Губеев “Тарихи квартал“ проектының төп өлешләре белән таныштырды. Шушы урында булачак үзгәрешләрне бераз күзаллыйк әле. Типография, азык-төлек базары, сәүдә рәтләре урнашкан урам Мәскәүдәге Арбат, Казандагы Бауман урамнары кебек, җәяүлеләр урамы булачак. Район хакимияте каршындагы бакча паркка әвереләчәк, анда ял итү урыннары, балалар мәйданчыклары һ.б. уңайлыклар тудырылачак. Урамга брусчатка җәеләчәк. Исеме үк әйтеп торганча, проект Арчаның тарихи урыннарын үз эченә ала, анда борынгы биналар да (Сызгановлар йорты, Капралова йорты һ.б.) урнашкан. Проект тормышка ашырыла калганда шәһәребез үзәге аның йөзек кашына әвереләчәк.

Проектны тикшерү барышында һәр төркем вәкиле үз тәкъдимнәрен җиткерде. Сессияне оештыручылар аларны игътибар белән тыңлап, туплап бардылар. Һәр чыгышта шәһәребез яшәү өчен уңайлы, киләчәк буыннар рәхмәт әйтерлек булсын, дигән фикер яңгырады.

Әйткәнемчә, мондый матур үзгәрешләр бөтен район буенча бара. Быел Яңа Кенәрдә “Җиһангирлар паркы“ төзеләчәк. Яңа Кырлайда Г.Тукай музей-комплексында зур эшләр көтелә, Сәгъди абзый йортыннан су буйлап музейга кадәр туристлык маршруты салына. Бу эшләргә 300 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International