Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Су каланчасын кем карарга тиеш
2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Су каланчасын кем карарга тиеш
Хөрмәтле газета укучылар, “Хат юлга чакырды” рубрикасын җанландырып җибәрәбез. Һәркем үзен борчыган мәсьәләләр турында район газетасына яза ала. Без аларны урыннарга барып өйрәнербез, сезнең ярдәм һәм тиешле органнар белән бергәләп катлаулы хәлдән чыгу юлларын, проблемаларны чишү юнәлешләрен табарга тырышырбыз. Безнең максат кемнәндер гаеп эзләү түгел, ә бәлки һәрьякка файдалы чишелеш табу. Бер үтенеч бар: хатлар аноним булмасын иде. Редакция өчен генә дип, исем–фамилиягезне язмауны үтенсәгез, без аны сер итеп сакларбыз.
Ашытбаштан су каланчасы турында хат килде. Анда мондый юллар бар: “Элек басуга төзелгән су башнясы хәзер урам уртасында калды. Ул бик иске. Кайчан авар икән, дип шикләнеп тә куясың. Хәзер көн-төн башнядан су ташый. Янындагы йортларга су керү куркынычы туды. Шушы мәсьәләне уңай якка хәл итәргә ярдәм итә алмассызмы?”
Хатны алуга Ашытбашка киттек. Чыннан да, яңа, матур йортлар төзелгән яшьләр урамын су каланчасы ямьсезләп тора. Авылдан читтә булса, аңа игътибар итүче булмас иде. Ул, гадәттә, су бетсә генә искә төшә. Ә монда баш- ня күз алдында, җитмәсә якында яшәүчеләргә су басу кыркынычы яный башлаган. Илнур Әхмәтгалиевның гаражына кадәр килеп җиткән ул.
— Бу галәмәтне күреп, исләрем китте, — дип сөйли Илнурның әтисе Илсур Әхмәтгалиев. — Без аерым яшибез. Заманында колхозда баш инженер булып эшләдем. Бу башня 1989 елда басуга төзелде. Хәзер менә монда яңа урам барлыкка килде. Башня тузды. Суга кеше башына 20 сум түләп торабыз.
Шул тирәдә яшәүче Радик болай дип сөйли:
— Элек суны мин кудырдым. Җаваплылыгы зур. Гел карап, сакта торырга кирәк. Акчасы аз. Мең ярымга кем эшләсен монда?! Әнә, 75 яшьлек Нургаян абый риза булып йөри инде. Олы кеше булгач, су ташып акканын күреп тә бетерми торгандыр.
Нургаян абыйны да күреп сөйләштек. Аңа 80 яшь икән инде. Сөбханалла, Нургаян абый, күз тимәсен, болай аяк өстендә эшләп йөргәч, рәхмәт кенә инде сезгә! Тик менә су ташый бит... Аны нишләтергә?!
— Ашытбашта ике су башнясы бар, — дип сөйли Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәим Фәйзуллин. — Аның икенчесе ферма ягында. Яңа Кенәр “коммунальные” осталарын чакыртсаң, киләләр үзе. Узган ел башняның череп тишелгән аскы ягын рәтләттек. Әнә, үзегез күрәсез, су кудыруны көйләп торучы “автомат” алып кайттык. Калган ки-рәкле әйберләрен табып, “автомат”ны урнаштырасы бар. 2025 елга кадәрге чорга авылларны су белән тәэмин итү схемасы эшләнде. Ашытбашка тагын бер су башнясы кирәк. Су башнялары үзенә хезмәт күрсәтә алырлык оешмага беркетелсә, эш күпкә уңайрак булыр иде.
Район күләмендә күтә-релә торган мәсьәлә бу. Су каланчаларын кем карап торырга тиеш? Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен район инфраструктура үсеше секторы мөдире Илфат Рәхимов белән сөй-ләштек.
— “Автомат” куйгач, башнядан су ташымаячак, — диде ул. — Районда барысы 127 (күмәк хуҗалыкларныкы 56) су башнясы бар. Моннан берничә ел элек Арчага һәм Арча зонасындагы авылларның су башняларына “Водоканал–Сервис” ширкәте хезмәт күрсәтә башлады. Кенәр зонасында бу эш көйләнеп китә алмады. Узган ел “Яңа Кенәр торак–коммуналь хуҗалыгы” ширкәтенең бу хезмәткә лицензия срогы чыкты. Ә ул кыйммәт тора.
Һәр эшнең үз кешесе булган кебек, су каланчалары да аерым бер оешмага беркетелергә тиеш, дип беләм мин. Эчә торган су бит ул! Скважиналарны, су каланчаларын билгеле бер тәртиптә тотуның үз кагыйдәләре бар.
Әнә, “Водоканал–Сервис” ширкәте җитәкчесе Тәлгать Миндубаев:
— Арча һәм Арча зонасындагы авыллардагы халык белән суга түләү буенча килешүләр төзеп, су каланчаларын карап торабыз, — ди.
Ә бит аларга да тузган су каланчалары белән жиңел түгел. Авыл халкының да төрлесе бар: суга түләргә бик ашкынып тормаучылары җитәрлек. Яңа Кенәр зонасында да бу мәсьәләдә тәртип урнаштырасы иде.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз