Дәүләт ярдәме — нинди ул?

2015 елның 10 апреле, җомга
Дәүләт ярдәме — нинди ул?
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә 7 апрельдә Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашты.
Очрашуны ил Президенты В.Путин үткәрде. Анда Россиядә кече һәм урта бизнесны үстерү турында сөйләштеләр. В.Путин эшмәкәрләргә ярдәм итү юлларын эзләргә кушты.
“Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү чаралары” — бу турыда тулырак мәгълүмат “Атна вакыйгалары”нда.
Илдә кризис булуга карамастан, республикада эшмәкәрләргә ярдәм итү программалары сакланды. Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар алдына кече һәм урта бизнесны актив җәелдерү бурычын куя.
Безнең районда да район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев эшмәкәрләрне җыйган вакытта кыюрак булырга, дәүләт программаларында актив катнашырга чакыра.
— Эшмәкәрләр өчен дәүләт программалары күп, — дип сөйли район икътисад бүлеге мөдире Зөлфәт Шәрәфетдинов. — Кызыксынучылар турыдан–туры безгә мөрәҗәгать итсеннәр иде. Телефон: 3–18–44. Бүген 30лап эшмәкәр төрле программаларда катнашырга теләк белдерде.
2011–2014 елларда районда 29 фермер хуҗалыгы дәүләт ярдәме алган. Субаш Атыдан Айгөл Хәкимуллина:
— Без Әтнәдән килеп, Субаш Атыдан җир алып эшлибез, — дип сөйли. — Иптәшем белән икебез дә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладык. 35 баш сыер тотабыз, таналар бар. — Дәүләт биргән 1 млн. сум акчага сыер малы сатып алдык. 2 млн. сумлык лизинг–грант оттык, техникалы булдык. Авыл хуҗалыгы кыен тармак. Кредитыбыз да бар. Фермага илтүче 400 метр юлны рәтләүдә ярдәм булмасмы икән, дип өметләнәбез.
— Мин күптәнге фермер, — ди Шушмабаштан Мансур Хөснетдинов. — Бәрәңге, икмәк үстерәбез. Узган ел көздән нәселле сарыклар алып җибәрдек. 2014 елда сарыкчылыкны үстерер өчен дәүләт программасында катнаштым. Бизнес–проектны тормышка ашыру өчен 5 млн. сумга өмет итсәм дә, 900 меңен генә алдым. Ул акчага сарык сатып алдык һәм фермаларны берникадәр тәртипкә китердек. Быел тагын катнашачакмын.
— Күңелгә якын эш белән шөгыльләнәсе килде, — ди Кәчедән авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Айдар Закиров. — Дәүләт ярдәме алдык, эш бара, фермалар төзибез. Җәйгә терлек алачакбыз. Рәхмәт, район җитәкчелегенә, киңәшләшеп эшлибез. Һәрвакыт ачык йөз белән кабул итәләр. Үз эшен башлыйм диючеләргә районда бары тик яшел ут кына.
Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Низамова:
— 2009 елдан барысы безнең үзәк аша 685 эшсез шәхси эшен ачып җибәрү өчен субсидия алды, — ди. — Эшсезлек төп шарт булып тора. Бер тапкыр бирелә торган субсидия 117 мең 600 сум тәшкил итә. Быел аны 5 кеше алды инде. Башта, Казан белгечләре кайтып, эшмәкәрлек эшенә укыта. Аннан бизнес-проект белән программада катнашалар.
Быел Мәшгульлек үзәге аша субсидия алган Фәридә ханым:
— Ул акчага, үземнән дә кушып, заманча бәйләү станогы сатып алдым, — дип сөйли. — Бүген Казанда осталык дәресләре узам. Алла бирсә, Арчада үз эшемне җәелдереп җибәрәчәкмен.
Румия Надршина
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International