Пенсионерлар өчен

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Пенсионерлар өчен

Пенсионерларны кызыксындырган сораулар белән без Пенсия фондының Арча һәм Әтнә районнары буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллинага мөрәҗәгать иттек.

– Гөлназ Гыйлембаевна, пенсионерларга гыйнварда бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум акча ничәсеннән бирелә башлаячак?

– Бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум акча пенсионерларга гыйнварның икенче яртысыннан күчә башлаячак.

– 2016 елда эшләүче пенсионерларның индексацияләнгән акчалары бетә икән, дип хафага калучылар бар.

– 2016 елда эшләүче пенсионерларның индексацияләнгән акчалары бетмәде. Алар аны эшләүдән туктагач, өч айдан соң ала башлаячаклар.

– Быел пенсияләр инфляциягә карап индексацияләнәчәкме? Әллә тәнкыйтьчеләр әйтмешли, узган елдагыча кризистан чыгу юлын тагын пенсионер кесәсеннән эзләячәкләрме?

– 2017 елда пенсияләр инфляциягә карап индексацияләнәчәк.

Пенсионерларга юл акчасы турында аңлатуны сорап, без район социаль яклау бүлеге каршындагы социаль түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиевага мөрәҗәгать иттек.

– Пенсионерларга ай саен бирелә торган юл акчасы 2017 елның гыйнварыннан айлык кереме 20 мең сум һәм аннан артып киткәннәргә 180 сумга калды. Ул 280 сум иде. Бу хезмәт ветераннарына да кагыла. Ә инде айлык кереме 20 мең сумга җитмәгәннәрнең юл акчасы 427 сумнан 448 сумга күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International