Спорт чараларына бай көн

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Спорт чараларына бай көн

8 гыйнвар арчалар өчен спорт чараларына бай көн булды. Иртәдән ул “Арча” спорт комплексында район беренчелегенә йөзү ярышлары белән башланып китте. 1999–2008 елгы 49 катнашучы 5 яшь категориясе буенча узышты.

Ә тхэквондога йөрүче 2002–2007 елгы егетләр бу көнне ярышларда алган грамота һәм медальләре янына Яңа ел күчтәнәче дә алып кайтып китте. Районның тхэквондо федерациясе рәисе Илфат Закиров әзерләгән ул бүләкләрне. Һәр катнашучыга шоколадлар да өләште юмарт рәис.

Шушы ук көнне спорткомплекста район беренчелегенә 2005–2006 елгы яшүсмерләр арасында футбол ярышлары да узды. Районыбыз мәктәпләрендәге укучылар Теләче, Әтнә районнарыннан килгән командалар белән көч сынашты. Нәтиҗәләргә килгәндә, Әтнә районы — 1 нче, Теләче районы 2 нче, Арчаның ТОРНАДО командасы өченче урында.

Арча педагогика көллияте бу көнне үзенә шахмат сөючеләрне җыйды. Якташыбыз — ТР чемпионы Гөлнара Рәшитова истәлегенә багышланган шахмат буенча район ачык шәхси турнирына райондашларыбыз гына түгел, күршеләр — Балтач, Теләче, Мамадыш, Кукмара, Саба районнары шахмат сөючеләре килгән иде.

Гөлнара Рәшитова истәлегенә мондый турнир районда дүртенче тапкыр үткәрелә. Гөлнараның әти–әнисе Флера һәм Айдар Рәшитовлар да ел саен катнаша, алар ярышларның оештыручысы, иганәчесе — Арча районының шахмат, шашка федерациясе рәисе Марсель Хәлиловка рәхмәт хисләрен җиткерә. Быел турнирны оештыруда баш хөкемдар Сөләйман Галиуллин һәм “Ладья” шахмат клубы җитәкчесе Әмир Шәяхмәтовның өлеше күп кергән. Уеннарны, уңышлар теләп район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов ачып җибәрде.

Дүрт дистәдән артык уенчы катнашкан турнирда гомуми сайлап алу турыннан соң кунаклар һәм хуҗалардан өчәр җиңүче кара–каршы очрашты: 1 урында Марсель Хәлилов (Арча) һәм Ирек Галиев (Кукмара), 2 урында — Мидхәт Гайнетдинов (Түбән Аты) һәм Илгиз Хаҗиев (Кукмара), 3 урында Исмәгыйль Арсланов (Арча) һәм Владислав Абдуллов (Кукмара). Турнирда иң яшь һәм иң өлкән уенчылар да бүләкләнде. Иң яше Кукмарадан 2008 елгы Әлфия Гыйләҗиева, иң өлкәне булып Арчадан 1938 елгы Ягъфәр Шәмиев иде. Иң яхшы уен күрсәтүчеләргә дә иганәче Марсель Хәлиловның кыйммәтле бүләкләре тапшырылды.

Гөлнара Рәшитованың гаиләсендә шахматны үз итү каннан килә — әтисе, апасы, җизнәсе шахмат осталары. Бүген Айдар Рәшитов үзе дә оста уенчы икәнлеген күрсәтте. Турнирга кодасын да алып килгән, ул да сынатмады. Ярышларның педагогика көллиятендә узуы юкка түгел, чөнки үзвакытында биредә Гөлнараның бабасы — шулай ук шахмат остасы белем алган.

Шахмат сөючеләрне ел буе уеннар көтә әле. 17 гыйнварда Ашытбашта “Арча хәбәрләре” газетасы призына ярышлар булачак.

Розалия Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International