Тозсыз һәм салкында яшәп кара
Мин үземне белә башлаганда сыерны өйгә кертеп башак ашаталар иде. Әтинең элегрәк атларны да өйгә кертеп ашаталар иде, дип сөйләгәне хәтердә.
Кич термометрга күз салдым – 35 градус салкынны күрсәтә. Җылы өйдә, җылы юрган астында Иске Ашытның таналары нишли икән, дип уйлап ятам. Үгезләр җылы торакта, аларны сатып акча эшләп була, дип уйлыйлардыр инде. Киләчәктә сыер булырга тиешле таналар бүген нәрсә бирә? Белгечләр әйтүенчә, алардан яшәргә сәләтле бозау да тумаячак, мул сөт биреп файда китерерлек сыер да чыкмаячак. Барлы–юклы ашаулары да кышкы салкыннарда, язгы, көзге пычракларда җан сак- лау өчен генә җитәрлек. Өстәвенә, бозлы су эчәләр, гел ачык һавада алар.
Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалыклар җитәкчеләре белән 3 гыйнварда Бирәзәбаш, Иске Кишет, 9 гыйнварда Иске Ашыт, Ташкичү фермаларында булды. Ул район терлекчеләренең Яңа ел бәйрәмнәрендә дә эшкә өзеклек китермичә тырышып эшләүләрен билгеләп үтте. Хәзер төп бурыч – кышлатуны уңышлы дәвам итү, продукция җитештерүне кимендә 5 процентка арттыру.
Бирәзәбашта сенажны әчелеген киметү өчен акбур куллана башлаганнар.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов шушы урында бер мисал китерде.
– “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә сенажда май кислотасы 16 процентка җитә иде, – диде ул. – Акбур кушкач ул бөтенләй юкка чыкты. Моны һәр хуҗалыкта эшләп була, зур чыгымнар да кирәкми, мәшәкате дә юк.
Иске Кишет фермасында район җитәкчесе узган ел ноябрь ахырында булып, эшләр торышын бик начар дип бәяләп киткән иде. Аннан соң бераз үзгәрешләр булган. Терлекләргә җитәрлек су эчерә башлаганнар, хезмәт хакы түләнгән. Әмма әлегә кадәр тоз бирүче юк. Рацион бик ярлы, терлекләр ябык. Терлекчеләр район башлыгыннан хезмәт хак- ларын арттырып булмыймы, дип сорадылар. Ир–егетләр 6–7 мең сум алабыз, диләр. Хезмәт хакы продукция күләменә бәйле шул. Монда саес- канның койрыгы ябышкан кебегрәк килеп чыга. Ашату начар булганга продукция аз, продукция аз булганга хезмәт хакы аз. Шуңа эшкә килүче дә юк, үзләренекен качырып бетереп, хәзер Апас районыннан кадәр эшкә кеше ташыйлар.
Иске Ашытта бу яктан ярыйсырак әле. Элекке гадәт буенча сыерларны да чиста тоталар, фермаларда дежурлар бар.
Ташкичү фермасы озак вакытлар мөдирсез торган. Хуҗасы булмаган йортта рәт–баш бетә. Заманында бура кадәр сыерлар торыр иде хәзерге вак–төяк маллар урынында. Кояшта үтәли күренәләр, тире дә, сөяк-тән торган мескен җаннар. Аларны күргәч район башлыгы да: “Күтәрәмгә калмасмы болар?” – дип сорап куйды.
– Кабыргасы беленгән сыерның сөте дә күп була дип әйтәләр, – диде хуҗалык җитәкчесе Марат Миначетдинов.
Сөтле сыер гәүдәле, итле кабыргалы була шул, ә болар шыр сөяк, җилемнәре дә сөтле булырга охшамаган.
Ильяс Фәттахов