Җирем – байлыгым

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Җирем – байлыгым

Соңгы вакытта: “Пай җирләрен рәсмиләштермәсәң кире алалар икән, дигән сүзләр йөри. Бу дөресме икән?” – дип шалтыратучылар бар.Без әлеге сорауны милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе урынбасары Илһам Сираҗиевка бирдек.

– Гомуми җыелыш карары белән вакытында документларын тапшырып, җир бүлемтеге теркәлгән икән – борчылыр- га урын юк, – диде ул. – Аның документлары базага кергән, ул кешегә салым килә дигән сүз. Салымыңны түлә дә, тынычлап йокла.

Әгәр кеше пай җирен аерып алмый, аны арендага бирергә җыенмый икән, аңа кишәрлекнең төгәл урынын (басуны) билгеләтү мәҗбүри түгел.

– Ә нинди очракта җирсез калу куркынычы яный?

– Әгәр кеше 1996 елгы “яшел кәгазь”не кулына алганнан соң бернинди дә рәсмиләштерү эшләре башкармаган икән, бу очракта рәсмиләштерүне эшләү мәҗбүри. Билгеле, монда һәр очракны аерым карарга кирәк. Кайбер хуҗалыкларда җирне рәсмиләштерү буенча проблемалар бар. Пай җирләренә кагылышлы сораулары булган кешеләр 3–21–33 номеры белән безгә шалтырата яки үзләре килә алалар. Барысын да аңлатырбыз, ярдәм итәрбез.

Рәсмиләштермәгән очракта җир кишәрлекләре суд аша дәүләткә күчәчәк.

Бер уңайдан район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин белән районда пай җирләренең ничек файдаланылуы турында да сөйләштек.

– Пай җирләренең 59681 гектарын килешү нигезендә авыл хуҗалыгы ширкәтләре (элеккеге колхозлар дип әйтик) файдалана, – диде ул. – Тагын 20 мең гектардан артык җир аерым кешеләр, крестьян–фермер хуҗалыклары карамагында.

Пайчылар белән җирләрдән файдаланучылар арасында килешү төзелә. Әлеге килешүдә пайчыларга түләү күләме һәм аның төрләре күрсәтелә. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы 2016 елда пай җирләренең бер гектарына кимендә 700 сум түләргә тәкъдим иткән иде. Алты хуҗалыкта әлеге тәкъдимне үтәделәр. Ә менә “Аю” ширкәтендә ул – 455, “Арча” ширкәтендә – 459, “Курса МТСы”нда – 500, “Игенче”дә 508 сум гына булды.

Әлеге саннарга карап кына кемнедер саранлыкта гаепләү бик дөрес тә булмас иде. Мәсәлән, “Курса МТСы” ширкәтендә ашлыкны иң арзан бәядән биргәннәр – килограммы 7 сум. Башкаларда ул шактый кыйммәт. “Курса МТСы” ширкәтендә печән, салам да иң түбән бәядән бирелгән. Димәк, халык терлек азыгын арзан бәядән, күбрәк алган дигән сүз.

Пай җирләре өчен нәрсә белән түлиләр соң? “Северный” ширкәтендә, салам, фураж бирүдән тыш, транспорт хезмәте күрсәтәләр, тегермән тарталар, бакча сукалыйлар, су белән тәэмин итәләр, такта яралар.

– Иң мөһиме – бу хуҗалыкта шушы исәпкә шәхси хуҗалыклардагы сыерларны ясалма каплату да оештырылган. Терлекләрнең баш санын саклап калуның бер юлы бу, – ди Марат Абдуллин.

“Ак барс” агрокомплексы”, “Ватан”, “Кыр-лай” ширкәтләре пай җирләре өчен салымны үзләре түли. “Курса МТСы” ширкәте узган ел пай җирләре өчен 500 мең сум акча да биргән. Теләгән кеше акчалата да ала дигән сүз бу. Мондый алымны Утар Аты авыл җирлеге территориясендә яңа эшли башлаган фермерлар да куллана.

– Мин 2010 елгы корылыкка кадәр пай җирләре өчен 5әр центнер ашлык бирә идем, – ди Түбән Пошалымда яшәүче фермер Камил Фатыйхов. – Узган ел 3әр центнер ашлык, 1әр төргәк печән бирдем.

Марат Абдуллин фермерлар да пай җирләренә түләүдә министрлык тәкъдимен истә тотарга тиешләр, дип әйтә. 2017 елда әлеге сумманы 1000 сумга җиткерү турында сүз бара.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International