Туендыручы да, авылны саклаучы да

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Туендыручы да, авылны саклаучы да

21 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә ТР Премьер–министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов үзенең чыгышында республикада 450 меңнән артык шәхси һәм 5 меңләп фермер хуҗалыклары бар, дип билгеләп үтте.

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә, халыкның авылча яшәешен саклауда әлеге юнәлешнең мөһимлеген бәяләп бетерү мөмкин түгел.

Авылда социаль–инфраструктураны үстерү буенча күп эшләнә, әмма моңа карап авыл халкының активлыгы артмый.

Министр фикеренчә, авылда мәшгульлекнең традицион юнәлеше – хуҗалык- ларда терлек, бигрәк тә сыерлар булу. Сыер – шәхси хуҗалыкның нигезе, 2016 елда баш саннарын сак-лап калу өчен республика бюджетыннан 355 млн. сум акча бирелгән. Ярдәмнең мондый формаларын авыл кешеләре көтеп ала һәм соңгы вакытта шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны тотрыклы саклана.

Марат Әхмәтов 2017 елда авылда яшәүчеләргә нинди ярдәм күрсәтеләчәге турында да сөйләде. Кече ферма төзүчеләргә бирү өчен 60 млн. сум акча каралган. 5 сыер асраучы – 120 мең, 8 сыер тотучы 200 мең сум алачак.

Быел 30 яңа гаилә фермасына 7 млн. сумга кадәр (элек 5 млн. сумга кадәр иде) грант ярдәме күрсәтеләчәк. 70 башлаучы фермерга 3 млн. сумга кадәр грант акчасы биреләчәк.

Шулай ук грантлар ярдәмендә 10 кооператив төзеләчәк.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сыеры булган шәхси хуҗалыкларга аеруча булышлык күрсәтергә кирәклеген әйтте. Мөгезле эре терлеге булган хуҗалык- ларга баш санын арттыру мөмкинлекләрен карарга.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин районда иң күп терлек асраучылар яшәгән Югары Курса авылына барып килергә тәкъдим итте.

– Гомумән, Урта Курса авыл җирлегенә кергән авылларда терлекне күп тоталар, – диде ул. – Монда терлек азыгы белән проблема булмавы да зур роль уйный. Сөт җыйнау да тәртипле оештырылган.

Илле елга якын бригадир булып эшләгән Ренат абый Абдуллин хуҗалыгы янына тукталабыз. Капка төбендә безне аның улы Рафил каршы алды. Күптәнге танышыбыз. Әтнәдә техникум тәмамлагач, дүрт ел туган авылында бригадир булып эшли, 1989 елдан хуҗалыкта баш зоотехник.

Бу йортта татар халкының электән килгән матур традициясе саклана. Рафилнең улы Нияз да туган авылында калган. Йорт–җир таза, янәшәдә кирпеч, калайдан эшләнгән бик матур кечкенә ферма. Эчендәге тәртипкә дә сокланыр- лык. Сигез сыер, икесе әле яңа бозаулаган. Үгезләр кардада. Терлекләр – 21 баш. Атлары да бар.

– Җәен көтүдә йөриләр, – ди Рафил. – Авыл көтүендә йөздән артык сыер бар, айга бер чират туры килә.

Нияз Югары Курса, Урта Курса, Түбән Курса авылларында сөт тә җыя.

– Кече фермалар төзүгә бирелә торган ярдәм бик вакытлы булып чыкты, – ди Марат Абдуллин. – 2015–2016 елларда безнең районнан аны 61 хуҗалык алды. – Географиянең киң булуы да куандыра. Мөнир Сәлахов – Кызыл Игенчедән, Ранил Шакирҗанов – Казанбаштан, Евгений Гаврилов – Михайловкадан, Айдар Әхмиев – Айваннан, Рәшит Габделхаков – Колачыдан, Радик Галимуллин –Яңа Кырлайдан...

Быел да әлеге ярдәмгә дәгъва итүчеләр күп икән.

– Тик таләпләр үтәлергә тиеш, – ди Марат Абдуллин. – Ферманың яңа төзелгән, кимендә 3 сыер яки тана булуы шарт. Кайберәүләр: “Минем сарай бар, аны җимериммени инде?” –диләр. Сарай төзелгәннән соң бер ел үткәч сыерлар сигезгә җитәргә тиеш.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International