Һәрберсенең җиңү яулыйсы килде
11 февральдә “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында оешмалар, предприятиеләр, авыл җирлекләре командалары арасында гер күтәрү, кул көрәше, шахмат буенча ярышлар булды.
Гер күтәрү һәм кул көрәше буенча ярышлар “Арча” спорт комплексында үтте. Гер күтәрүдә командалар арасында беренче урынны “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте командасы яулады. Икенче урында халыкны социаль яклау бүлеге, өченче урында Арча агросәнәгать көллияте командалары.
Кул көрәше дә кызу темплар белән барды. Һәрберсенең җиңү яулыйсы, командасына очко китерәсе килде. Әмма җиңүне иң көчлеләр яулады. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте командасы бу юлы да беренчелекне бирмәде. Аерым кул көрәше осталары арасында үз үлчәү категорияләрендә Гөлназ Нәбиуллина, Зөлфия Рәхимуллина, Илназ Йосыпов, Фәрит Мөбарәков, Ильяс Сафиуллин беренче булды.
Шахмат буенча ярыш “Ладья” клубында үтте. Анда тугыз команда катнашты.
– Һәр команда кара–каршы үзара уйнап чыкты. Уенда һәр партиягә бер уенчыга 15 минут вакыт бирелде. Шул вакытка сыя алмаган уенчы җиңелгән дип саналды. Барысы сигез партия уйналды, – диде ярышның хөкемдары, “Ладья” клубы җитәкчесе Әмир Шәяхмәтов.
Ярыш зур оешканлык белән үтте. Уеннар мавыктыргыч булды. Нәтиҗәдә, “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы командасы беренче урынны яулады. Ветераннар советы командасы икенче урынны алды. Өченче урында – “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте командасы.
– Соңгы вакытта “Татавтодор” филиалы эшчеләре арасында шахмат уенына зур игътибар бирелә башлады, – диде Әмир Шәяхмәтов. – Алар район ярышларында да актив катнаша. Нәтиҗәләре дә бар.
Гөлсинә Зиннәтова