Шушмабашта – җомга киче
“Җомга көн кич белән” иҗат концертлары дәвам итә. Узган җомгада Шушмабаш авыл җирлегенә кергән авыллар үзешчәннәре чыгыш ясады.
Шушмабаш мәдәният йорты ул кичне халык белән шыг-рым тулы иде. Һәр авылда шундый хәл күзәтелә. Димәк, авыл халкы үз үзешчәннәре чыгышын аеруча яратып карый. Моны һәр чыгыштан соң яңгыраган алкышлар ук күрсәтеп тора.
Концерт Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”еннән күренеш белән башланып китте. Малай абыстайларны ашка чакырырга килгән урынын барыгыз да хәтерлидер. Юк, шушмабашлар спектакльдән өзек күрсәтмәде. Алар шул өзек кысасына туры китереп үзләренчә күренеш әзерләгән һәм ул бик тә уңышлы килеп чыккан. Сценарий авторына, шундый кызыклы идеяне кертүчегә, искиткеч матур итеп уйнаучыларга “афәрин!” диясе генә кала.
Кызыктырдыммы? Шул кадәр нәрсә булганын беләсегез киләме? Аны үз күзең белән күрергә кирәк. Сөйләп кенә аңлатып булмый. Кыскача гына эчтәлеге шулай. Малай ишан йортына абыстайларны ашка чакырырга килә.
– Носы абыстай, Сәрдәбаш абыстай, Шекә абыстай... Уф, бу ишанның хатыннары шулкадәр күп, санап бетереп тә булмый. Авыл саен хатын алган, – дип башлады ул үзен.
Бер–бер артлы чыккан Шушмабаш абыстай, Сәрдәбаш абыстай һәм башкалар шулай үзенчәлекле, кызыклы итеп, бер–берсен уздыра–уздыра, төрттерә–төрттерә авыллары тарихлары белән таныштыр- дылар. Халык рәхәтләнеп көлде, жюри әгъзалары да бу чыгышны югары бәяләде.
Менә шуннан соң абыстайларның туган авыллары үзешчәннәре чыгыш ясый башлады. Өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да сәхнәгә чыкты. Беренче булып Эльвира Гобәйдуллина башкаруында “Шушма вальсы” яңгырады. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, сәхнә ветераны Хәйдәр Әхмәтов кыңгыраулы гармунында татар халык көйләрен яңгыратып, залдагыларны яшьлек елларына алып кайтты, үзе дә гөрләп эшләп йөргән елларын искә төшереп, сәхнәне, тамашачылар игътибарын яулады.
Нурия Һадиева, Ләйсән Абдуллина, Ленар Һадиуллин, Рәйхана һәм Зәкәрия Җәләлетдиновлар, Гөлчәчәк Җәләева башкаруындагы җырлар белән җомга көн киче дәвам итте. Гөлнур Шәрәфетдинова мари халык биюен, бәйрәм кунагы Кәүсәрия Нуриҗанова үзе иҗат иткән шигырен башкарды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә матур чыгыш ясады.
Фойеда оештырылган күргәзмә дә концертка килүчеләрне битараф калдырмады. Анда Шушмабаш авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүче кул эшләре осталары хезмәтләре куелган иде.
Гөлсинә Зәкиева