“Хокукый белем мәктәбе”

2017 елның 3 марты, җомга

“Хокукый белем мәктәбе”

 

        Өченче буын университеты кысаларында Арча район китапханәсендә ”Хокукый белем мәктәбе” исемле  чара булып узды.  Пенсионерлар алдында ТР Арча муниципаль районының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил җәмәгать ярдәмчесе, ветераннар советы рәисе, госалкоголь инспекциясенең Арча территориаль белгеч-эксперты, Арча территориаль округы наториусы, ТР Арча һәм Әтнә районнары Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары һ.б. чыгыш ясадылар.

     Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Галимзянова үзәкнең эшчәнлеге турында сөйләде. Барлык катнашучыларны пенсия белән тәэмин итү, пенсияләрнең индексацияләнүе, гражданнарның шәхси кабинеты мөмкинлекләре белән таныштырды.

     Барлык тыңлаучылар да чарадан канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International