Җәяүлеләргә штраф салынды

2017 елның 26 мае, җомга

Җәяүлеләргә штраф салынды

2017 елның әле биш ае да үтмәде, җәяүлеләр гаебе белән ике юл–транспорт һәлакәте теркәлде инде. Иң аянычы, аларда ике кеше һәлак булды.

Җәяүлеләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү максатыннан 24 майда шәһәр үзәгендә “Тоннель” операциясе үткәрелде. Чара барышында юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, тиешсез урында юл аркылып чыккан 27 җәяүлегә беркетмә төзелде һәм 500 сум (20 көн эчендә 250 сумын гына түләргә була) штраф салынды.

Арча үзәгендә берничә җирдә (китапханә, “Казан даруханәсе” янында, “Тургай” рестораны каршында, автобус тукталышы турысында) җәяүлеләр өчен махсус юл аркылып чыгу урыны бар. Адым саен “Зебра”лар булуга карамастан, алар каян туры килә, шуннан йөри. Транспорт белән идарә итүчеләргә бу урыннарда аеруча сак һәм игътибарлы булырга, атлаган саен туктап юл бирергә туры килә.

– Җәяүле “Зебра”га аяк басуга, без аны үткәреп җибәрергә тиеш. Юл бирмәсәк, безгә штраф язалар, ә менә тиешсез урында юл аркылган җәяүле һаман читтә кала иде. Аларга да тәртипкә өйрәнергә вакыт, – диде бер шофер.

– Шәһәр үзәгендә йөрү үзе бер проблема. Җәяүлене үткәреп кузгалып кына китәсең, икенчесе, аннан өченчесе килеп чыга. Шулай тиеш кебек, ашыкмыйча, телефоннан сөйләшә–сөйләшә атлыйлар. Җәяүлеләр өчен дә кагыйдә бар, үтәсеннәр, – диде икенчесе.

Хәзер үзәктә юл аркылып чыгу урыннары бераз үзгәрде. Даруханә янындагысы светофор турысына күчте. Элеккеге урыннан чыгучылар хәзер кагыйдә бозган булып санала. Ул урында бик күп кешегә кисәтү ясалды. Кешеләр юл кырыендагы билгеләрне дә, юлдагы тамгаларны да карап тормыйча, гадәтләнгән юлдан атлауларын беләләр.

– Рульдәгеләр өчен юл тамгасын үзгәртү уңай булды. Башта җәяүлеләрне уздырырга, аннан светофорга туктарга туры килә иде, – диделәр шоферлар.

– Элекке урынында гына калса ярамагандыр, бик уңайлы иде. Хәзер юл аркылып чыгу өчен әллә кайлардан әйләнеп килергә кирәк буламы? – диделәр җәяүлеләр.

– Әйе. Кагыйдә буенча шулай, – дип аңлатты ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ришат Хуҗин.

– “Надежда” кибете турысында дүрт юл чаты. Аннан чыгарга рөхсәт ителәдер бит?

– Юк. Дүрт юл чатында җәяүлеләргә өстенлек якын–тирәдә “Зебра” булмаган очракта бирелә.

Шулай ук ресторан каршындагы “Зебра” да бетерелде. Ул турыда да белеп торсыннар иде. Чөнки җәяүлеләргә “ау” дәвам итәчәк. Шул ук вакытта җәяүлеләр юл аркылу урынында аларга юл бирмәгән автобус шоферлары, машина йөртүче кайбер хатын–кызлар да юл хәрәкәте кагыйдәләренең үзләренә кагылышлы урыннарын исләреннән чыгармасыннар иде.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International