Нинди сөт эчәбез?

2017 елның 2 июне, җомга

Нинди сөт эчәбез?

Бу сорауны район ветеринария берләшмәсе баш эпизоотологы Айрат Фазлыев белән сөйләшкәннән соң куйдык.

– Быел без беренче тапкыр шәхси хуҗалыклардагы барлык мөгезле эре терлекләрдән кан алуны оештырдык, – диде ул. – Моңа кадәр кем күпме мал алып килә, шуны баганага бәйләп муеныннан кан алалар иде. Ә бу юлы берәү дә, бер терлеген дә яшереп калдыра алмады.

– Нәтиҗәләр ничек?

– Куанырлык әйбер юк. Кайбер авылларда хәл бигрәк тә аяныч. Барысы 5667 сыер һәм таналардан кан алынды, шуларның 118ендә лейкоз табылды. Бер караганда күп тә түгел кебек. Әмма 41 авылда бер сыерда гына булса да лейкоз бар, бу авыру йогышлы, ул кан, сөт, селәгәй аша күчә.

Бигрәк тә Яңасала авылында хәл начар. Бу авылда шәхси хуҗалыкларда 63 сыер бар, шуларның 30ы лейкозлы булып чыкты. Мөрәледә 69 сыерның – 13е, Штерәдә 64 сыерның 8е лейкозлы. Без бу авылларда җыелыш үткәрдек. Әлеге авыру табылган хуҗалыкларга кисәтү кәгазьләре тараттык. Мондый малны көтүдә йөртергә, арканда тотарга ярамый! Алар сәламәт малларны да йогышландырачак.

– Авыру терлекне нишләтергә? Аның сөтен эчәргә ярыймы?

– Лейкозлы малны бары тик иткә тапшырып кына котылып була. Узган ел Югары Пошалым авылында сигез сыерда лейкоз табылган иде, хуҗалары алардан котылган, быел бер генә авыру сыер ачыкланды. “Күлтәс”, “Акчишмә” хуҗалыкларында лейкоз бик көчле иде. Алар бөтенесен иткә тапшырып бетерделәр, яңа терлекләр алдылар. Хәзер аларда бу авыру юк.

Мондый терлекнең сөтен кайнатып кына кулланырга. Гомумән, сөтне кайнатып эчәргә кирәк.

Лейкоз терлек организмында 2 елдан 6 елга кадәр яшеренеп ятарга мөмкин. Аны лаборатория шартларында гына ачык-лап була. Авыру сыердан бозауга да күчә. Ветеринария кагыйдәләре буенча 6 айдан олы һәр терлек тикшерү үтәргә тиеш.

Арча урамнарында сөт сатучыларның да сыерларын тикшергәннәр. Бәхеткә, бар да тәртиптә булып чыккан.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International