Телләр белгән югалмас

2017 елның 9 июне, җомга

Телләр белгән югалмас

Арча шәһәренең 9нчы номерлы “Шатлык” балалар бакчасында “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә инглиз теленә яшьтән өйрәтү” программасын тормышка ашыру максатында ачык дәрес узды. Сәгатьтән артык вакыт эчендә балалар өч телдә иркен аралашуларын, ниләргә сәләтле икәнен гомуми күренешләр белән ачып бирде. Бу көнне алар янында район башлыгы Илшат Нуриев та булды.

Тәрбиячеләр Альбина Минһаҗева белән бергәләп балалар кунакларны ишегалдында каршы алды. Монда урнашкан “фермаларда” алар зоо- парктагы, фермадагы хайван-җәнлекләрнең исемен табышмак ярдәмендә инглиз телендә әйтеп бирделәр.

Бакчада берничә төркемдә булдык. Балаларга өч телдә дә аңлатмалар бирелә, сорау бирелгән телдә җавап та алына. Әкиятләрне дә өч телдә сөйләргә тырышалар. Балалар тарафыннан сәхнәләштерелгән “Көлсылу” әкияте, мәсәлән, тулаем инглиз телендә барды (укытучылары Гөлназ Гыйләҗева). Чатнатып сөйләшәләр! Никадәр хезмәт, тырышлык кирәк моның өчен!

Бакчада 350дән артык бала йөри, алар белән 39 педагог шөгыльләнә. “Тәрбиячеләрнең сигезе югары белемле инглиз теле укытучысы. Алар мәктәпкәчә яшьтәгеләрне тәрбияләү өчен махсус югары белем дә алды. Ләкин беренче алган белемнәре дә файдалы булсын өчен бакчада инглиз телен тирәнтен өйрәтергә уйладык. Махсус инглиз теле укытучысы биргән белемнән тыш, тәрбиячеләргә үзләренең дәресен дә өч телдә аңлатуны максат итеп куйдык”, — ди бакча мөдире Эльвира Мостафина. Мөдир үзе шактый еллар педагогика көллиятендә чит тел укыткан, инглиз телен өйрәнергә теләгән тәрбиячеләр өчен консультацияләр оештырып, ярдәмгә килә.

Биредә эшләүчеләрнең уңышлары, балаларының сәләте турында еш ишетергә туры килә. Быел тәрбияче Гүзәлия Хәйретдинова, “Ел тәрбиячесе” зона этабында чыгыш ясап, уңышка ирешкән иде. Ачык дәрестә ул “Шәүләләр театры” проекты белән осталык дәресе күрсәтте. Бу өлкә яңалык булмаса да, балалар аны бик яратып кабул итә. Гүзәлиянең геройлары шулай ук татар, рус халык әкиятләрен үз телләрендә генә түгел, чит телдә дә җиткерер- гә сәләтле. Балалар өч яшьтән өч телне өйрәнә башлый.

Айгөл Котдусова тәрбияләгән балалар тарафыннан Тукай әкиятләре буенча куелган әдәплелек дәресендә башка милләт балаларының чатнатып шагыйрь телендә сөйләшүе, шигырь сөйләве, җырлавын күрү дә күңелле булды. Район башлыгы Илшат Нуриев күргәннәрдән канәгать калуын, балаларның чыгышлары ошавын әйтте. Ул бакчага сертификат бүләк итте, район мәгариф идарәсенә районның башка балалар бакчаларында да телләр өйрәнүне игътибар үзәгендә тотарга кушты.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International