Арча стадионы янында экстремаль уеннар паркы рәсми рәвештә ачылды
12 июнь - Россия көне. Арча стадионы янында экстремаль уеннар паркы рәсми рәвештә ачылды. Капкага аркылы куелган ал тасманы район башлыгы Илшат Нуриев балалар белән бергә кисте. Янәшәдә район үзешчәннәре җырлап- биеп торды. Тамашачаны да биергә мәйданга чакырды.