Һәркемнең кешечә яшәргә хакы бар

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Һәркемнең кешечә яшәргә хакы бар

Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы өлкәннәр һәм инвалидлар йортларында, тернәкләндерү үзәкләрендә, психоневрология интернатларында тәрбияләнүчеләр тормышын җанландыру, кызыклырак итү юнәлешендә максатчан эш алып бара. Социаль хезмәт күрсәтү буенча стационар оешмаларда өлкәннәрнең һәм инвалидларның физик, психик халәтен ныгыту максатыннан төрле чаралар оештырырга тырышалар.

Әле менә яңа гына Казанның М.Горький паркында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Сабантуй үткәрелде. Безнең райондагы балаларны тернәкләндерү үзәгендә дә ел да Сабантуй оештыралар. Быел июнь ахырында үткәрәселәр. Үткән җомгада волонтерлар белән төрле уеннар, спорт ярышлары уздырдылар.

Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Казанда 15 июньдә булачак шахмат һәм шашка ярыш- ларына барырга әзерләнәләр. Ул Сара Садыйкова урамындагы 30 йортның икенче катында урнашкан “Фианкетто” шахмат клубында үтәчәк. Сүз уңаеннан әйтеп үтәсе килә, Казандагы Кәрим Тинчурин ис. театр артистлары кайтып, М. Мәһдиевнең “41нче ел балалары” спектаклен куйдылар. Бик яратып карадылар. Якташыбыз, К.Тинчурин исемендәге театр директоры, “Арча якташлыгы” җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтов Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортына бер кайтуында:

– Без сезгә театр белән кайтачакбыз, – дип ышандырган иде. Җитәкче сүзендә торган. Өлкәннәргә татарча спектакль бик зур бүләк булган.

– Мөмкинлеге чикләнгән 19 яшьлек Вераның рәсемнәрен конкурска җибәрәбез, – дип сөйләде Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йорты җитәкчесе Гөлназ Төхвәтуллина.

Альберт Абульхановның шигырьләр китабын чыгарганнар. Казан нәшриятында бастырганнар. Китап бастыруның кыйммәт икәнен беләбез. “Акча каян таптыгыз?” – дип сорыйбыз. “Эшмәкәр Төхвәтуллин ярдәм итте”, – дип җавап бирде өлкәннәр һәм инвалидлар йорты җитәкчесе Гөлназ Төхвәтуллина.

Чәчәк үстерүче апа да бар аларда. Үзенә кибетләрдән төрледән-төрле чәчәкләр алып кайтып биргәннәр. Ул аларны карап, тәрбияләп үстерә, хәзер үзе дә үрчетә. Яраткан шөгыль булу – үзе бәхет бит ул!

Яңа Чүриле психоневрология интернатында әле яңа гына мини–футбол ярышлары булып үтте. Яңа Чүриле, Яшел Үзән, Казан интернатларында тәрбияләнүчеләр – өч команда уйнады. Һәр командада 7шәр кеше. Казан интернаты ир- егетләре җиңде. Иртәгесен финал турниры Чистайның псхионеврология интернатында үткән. Бүген Яңа Чүриле психоневрология интернатында тәрбияләнүчеләр 15 июньдә Казанда үтәсе шахмат һәм шашка турнирларына әзерләнәләр.

Әйе, һәркемнең бу тормышта кешечә яшәргә хакы бар. Социаль хезмәт күрсәтүче стационар дәүләт оешмаларына үзләрендә тәрбияләнүчеләргә уңай шартлар белән бергә күңел байлыгын өстәүче чараларны да оештырырга кирәк шул.

Румия САТТАРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International