Арчалар – Барда җыенында

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Арчалар – Барда җыенында

Якшәмбе көнне, ниһаять, сәяхәттән – Пермь өлкәсенең Барда районыннан кайтып төштек. “Матур булса да торган җир, сагындыра туган җир”, – дип җырлыйлар бит әле. Кылт итеп шул җыр юллары искә төште. Ерак сәфәрдә дүрт көн генә булып, бу көннәрне бик күңелле үткәрсәк тә, үз төбәгебез сагындырды. Бу якларда каеннар да зифарак, күк тә зәңгәррәк, кояш та яктырак, җиле дә җылырак булып тоелды. Хәтта кайтканда унике сәгатьлек юл да кыскарган кебек булды.

Сәфәребезнең сәбәбе – 17 июньдә Барда җыенын (бездәге Сабантуй) үткәрүдә катнашу иде. Аңа Арчадан район башлыгы Илшат Нуриев җитәкчелегендә ике зур автобус белән туксанга якын кеше – районыбызның сәнгать осталары барды. Арчаларны күптәнге дусларыбыз (бардалар белән элемтә туксанынчы еллардан ук бара) бик җылы һәм дустанә каршы алдылар.

Минем өчен бу сәяхәт төрле очрашулар белән баетылып, аеруча кызыклы һәм истәлекле үтте. Икенче көнне Барда районы татар–башкорт оешмасы рәисе, Пермь краенда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Сәлим Назин безне Тукай исеме белән бәйле урыннарга алып китте. Үзәк китапханәдә безне Тукайның ерак туганы, Бардада 22 ел имам–хатиб булып торган, шушы вакыт эчендә ике мәчет төзетеп, өченчесенә нигез салырга ният кылган 80 яшьлек Рәфыйк Акманаев, язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Идият Әширов һәм башкалар каршы алды.

Бардалар да “Тукай – безнеке”, дип шагыйрь белән горурланып яши икән. Аның шулай булуын исбатлап та күрсәтәләр. Китапханәдә шагыйрьгә багышланган, аның Барда тамырларын чагылдырган, шагыйрь нәселеннән булган бөтен кешеләрне берләштергән музей эшләгәннәр, аны тагын да тулыландыру буенча эш алып баралар, хәтта киләчәктә Яңа Кырлайдагы кебек аерым музей булдыру турында да хыялланалар. Былтырлары, Шүрәлеләре һәм Су аналары белән Тукай паркы – Барданың бизәге. Чыннан да, яшеллеккә төренеп утырган бик матур ял итү почмагы ул. Гимназия да Габдулла Тукай исемен йөртә.

– Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә ягыннан бабасы Зиннәтулла бездә туып–үскән, – диде Рәфыйк Акманаев. – Зиннәтулланың әтисе Әмирхан Әмиров беренче булып килеп, урамга нигез салган. Мин үзем шул урамда яшим һәм моның белән чиксез горурланам.

– 14 яшендә Зиннәтулла Кышкар мәдрәсәсенә килә һәм шунда дини белем ала. Аннан 45 ел Өчиледә мулла булып эшли, – диде Өчиледән хезмәт ветераны Фәрхат Зыятов.

– Бардалар 1993 елда бу авылда булып та киттеләр. Материаллар алып кайтып Өчиле мәчетен төзекләндерделәр, – дип аңлатып китте “Казан арты” тарих–этнография музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов. – Ул елны без дә Бардага килдек. Бүген район үзәге бөтенләй үзгәргән, үскән, матурланган.

Очрашу барышында хуҗалар да, кунак- лар да Тукай турындагы, Тукайның үзе язган шигырьләрне укыдылар, бүләк итеп китаплар алыштылар.

Барда гимназиясенең Ашытбаш мәктәбе белән дуслыгы турында беләбез. Җитәкчесе Нурия Исмәгыйлева ике арадагы элемтә турында бик уңай фикердә.

Биредә балаларның барысына да (рус милләтеннән булганнарга билге куелмый, аерма шунда гына) атнага ике–өч тапкыр татар теле дәресләре керә. Моннан тыш алар инглиз (килешү буенча Англиядән кайткан укытучы белем бирә), немец (балалар Германиягә барып, шунда немец гаиләләрендә дә яши) телләрен дә үзләштерәләр. Гимназиядә бик бай этнографик музей бар. Этнос төркеме эшли.

Барда районының “Таң” район газетасы редакциясендә дә булдык, коллектив белән очраштык. Баш мөхәррире Эльмарт Уразов редакция музее белән таныштырды.

– Газета редакциянең үзендә җыела һәм басыла. Типографиябезне саклап кала алдык. Газетадан тыш, китаплар да басабыз. 130дан артык китап чыгардык инде. Коллективыбыз бик тәҗрибәле һәм бердәм, – диде ул.

“Тол буйлары” (Тол – елга исеме) дигән телекомпания уңышлы гына эшли. Коллективы белән таныша алмадык, бар да җыен мәшәкатьләре белән мәшгуль иде. Әмма шуңа бирелгән вакыт эчендә Сәлим Назин безне Барда үзәге буенча алып китте. Нигездә биредә шәхси йортлар. Шунысы кызык, күбесе элеккеге байлар йорты формасында салынган. Дөрес, заманча төзелгән йортлар да күп. Безнең белән Арчадан сәнгать мәктәбе укытучысы Альберт Гайнетдинов белән хатыны Разыя ханым да барган иде. Аларның уллары Рамил гаиләсе белән Бардада яши икән. Хатыны Миләүшә шушы яктан, өч балалары бар.

– Алты ел элек килгән идек, – диде Рамил. – Эшем дә хезмәт хакым да әйбәт. Өч ел элек йорт төзеп чыктык. Тормышымнан канәгать.

Гомумән, Арчадан китеп урнашкан, Арча белән бәйле кешеләр аз түгел Бардада. Рәүфә Мөэминова белән җыенда көтмәгәндә сөйләшеп киттек.

– Район газетасында эшләдем мин. Журналист. Үз газетамны да чыгардым. Хәзер лаеклы ялда. Арча педагогика көллиятендә кызым укыды. Дүрт ел дәвамында ел да икешәр тапкыр Арчага бара идем. Хәзер кызым алган һөнәре буенча Төнгүк авылында балалар бакчасында эшли. Арча турында күңелдә иң матур хисләр генә сакланып калды, – диде ул.

Безнекеләрне биредә бик яраттылар. Җыенның кереш өлешен Арча сәнгать осталары башлап җибәрде. Борынгы гореф–гадәтләр урын алган, милли рух белән сугарылган күренештән соң, күз явын алырлык искиткеч матур, “янып торган” милли костюмнардан берсеннән–берсе гүзәл татар кызларын, батыр егетләрен күреп, кул чаптылар. Шул костюмнардан, барда тамашачысына дустанә елмаеп, дуслык җепләре ныгуын хуплап “ура” кычкырып, бардаларны чәк–чәкләр белән сыйлап парадка да чыктык, көчле алкышлар да яуладык әле.

Барда җыены безнең Сабантуйлардан исеме белән генә түгел, барышы белән дә аерыла. Биредә төп мәйдан һәм игътибар ат чабышына бирелә. Көрәшчеләр аерым урында мәйдан тота. Уеннар өчен дә аерым мәйданчык бүлеп бирелгән. Һәр авыл җирлеге үз мәйданчыгын булдырган. Шунда җырлап–биеп халыкның күңелен дә ачалар, уйнаталар да, сыйлыйлар да. Арчалардан тыш, ут күршеләре Башкортстанның Тәтешле районыннан да сәнгать осталары килгән иде. Алар нәкъ безнең каршыда урын алып, бер сәхнәдә чыгыш ясадылар. Ә тирә–якта сәүдә нокталары тезелеп киткән. Алар шундый күп, хәтта йөреп чыгарга да өлгерерлек түгел. Балалар өчен күңел ачу чаралары да җитәрлек иде.

Җыенга кеше искиткеч күп килгән. Җитәкчеләрдән Пермь крае губернаторы Максим Решетников, Пермь краеның Законнар Җыелышы рәисе Валерий Сухих, Барда районы башлыгы Сергей Ибраев, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Илшат Нуриев Барда халкын милли бәйрәмнәре белән тәбрикләп, дуслык җепләренең киләчәктә тагын да ныгуын һәм барысына да исәнлек–саулык теләде.

– Сез безнең өчен искиткеч матур бәйрәм әзерләп килгәнсез. Шулай бердәм булып, очрашып, аралашып яшик. Ерак араларны якын итеп килүегез өчен зур рәхмәт сезгә, – диде җыен ахырында Сәлим Назин.

Ә җыенны арчалар кичке бишкә кадәр таратмады. Чөнки чыгу юлында гына урнашкан Арча сәнгать осталары чыгыш ясаучы сәхнә яныннан халык таралмады. Һәрберсен көчле алкышлар белән каршы алдылар. Шунда кадәр барып бардаларга зур концерт оештырган Арча мәдәният бүлеге, Мәдәният йорты хезмәткәрләренең, бигрәк тә җитәкчеләре Рамил Мөхетдинов, Айрат Нурьязанов, Гөлназ Гарифҗанованың хезмәтләрен билгеләп үтми һич мөмкин түгел. Арча педагогика көллиятеннән “Мирэль”, “Язгөл” җыр, “Талисман” бию төркемнәре, аерым чыгыш ясаучылардан Раил Бакыев, Инсаф Гаптелбәров, Мөнирә Абдуллина, Расих Галимҗанов, Разыя һәм Альберт Гайнетдиновлар, Фәрхат Зыятов, Диләрә Хәйдәрҗанова, Валентина Вәлиуллина, Вагыйз Әһлиуллин, Нәзир Фәхретдинов, Данис Гайфуллин, Зөлфәт Сибгатуллин, Илвир Тимашев тырышлыклары бик зур булды. Ә Арча “күчтәнәче” якташыбыз җырчы Илназ Бах чыгышы концертны тагын да бизәде, тулыландырды. “Казан арты” тарих–этнография музее оештырган күргәзмә дә халыкка бик ошады, Арча кул эшләре осталары Альбина Зыятдинова, Рәмзия Галимҗанова, Алисә Әсхәдуллина һәм Венера Минзина алып килгән түбәтәй, яулыкларны, агач эшләнмәләрне дә яратып алдылар. Татар милли ризыклары да җилле үтте.

Сәяхәтебезнең кызыклы мизгелләре дә булды. Көне буе яңгыр астында репетиция үткәрү, җыен җирендә юеш була дигәч барыбыз бергә кибеттән галошлар сатып алып, бәйрәмгә галошлардан бару, җыен мәйданында батып калган 17 тонналы автобусны җыелып этеп чыгаруны хәзер көлмичә искә алып та булмый. Озын юл ялыктырса да, бик рәхәт сәфәр булды ул. Иң мөһиме, искә алып сөйләрлек матур сәяхәт.

Гөлсинә Зәкиева

Арча–Барда–Арча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International