АРЧАДА ҖИҢЕЛ АТЛЕТИКА КИЧЕ

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

23 июньдә кичке сәгать 5тә Арча стадионына спортчылар җыелды. Иң–иңнәре! Хәтта җиңел атлетика буенча  50нче, 70нче, 80нче елларда районда, республикада рекордка ирешкән йөгерүчеләр дә чакырылган иде.

Алар: 1954 елда 3000 метр араны 9,10 секундта йөгергән Марсель Харисов, ул килә алмады, Арчада яши. 1978 елда Казанда 1500 метр араны 4,14,8 секундта йөгергән, Казанда 800 метр араны 2,01 секундта йөгергән, Казанда 1977 елны 1000 метр араны 2,25 секундта йөгергән Инсаф Фәйзрахманов (ул Сабада яши, килде), 1983 елда Каменск шәһәрендә 200 метр араны 23,7 секундта йөгергән Фидаэль Бариев (Кәчедән, Казанда яши), 1983 елда Каменск шәһәрендә 400 метр араны 54,0 секундта йөгергән Зиннур Сәгыйтов (Арчада яши) — алар барысы да җиңел атлетика киченә килделәр. Һәм тагын. Арчадан Алмаз Сәгыйтьҗанов — 2004 елның маенда Юдинода 100 метр араны 11,45 секундта йөгергән, эстафетада (4х100) 46,36 секундта йөгергән, озын- лыкка 6 метр 58 сантиметрга сикергән рекордчы.

 Җиңел атлетика киче тантаналы шартларда ачылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов спортчыларны сәламләде, Арчаның “Казансу” паркында спорт өчен мөмкинлекләр арта баруын һәм бу эшнең тагын да дәвам итәчәген әйтте һәм һәркемне спорт белән шөгыльләнергә чакырды. Ә иң зур яңалык озынлыкка сикерү мәйданчыгын ачу булды!

Озынлыкка сикерү ярышларын мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүчеләр арасында оештырылган эстафета ярышлары дәвам итте. Йөгерү эстафетасы буенча суперфинал да булды әле. Арча педагогика көллияте егетләренә тиңнәр булмады. Афәрин, Арчаның 5нче гимназиясе укучылары да беренче өчлеккә керде. Эшләүчеләр арасында “Арча” спорт комплексы ир–егетләре суперфиналда икенче урынны алды. Ә ярышлар үзәгендә һәрвакыттагыча Арча педагогика көллиятенең физик тәрбия укытучысы, җиңел атлетика буенча Арчаның рекордсменнарын әзерләүче Бари Бакиров булды.

Сикерүдә һәм йөгерүдә иң көчлеләргә бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрне элеккеге рекордсменнар тапшырды. Иң ерак арага сикерүче Арча педагогика көллиятеннән Рәсим Нигъмәтуллин булды. Күрсәткече — 5 метр 82 сантиметр. Соңыннан спорт сөючеләр бик шәп булды бу кич, даими шөгыльләнергә, тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешергә, дип таралыштылар.

Ә ераклыкка сикерү мәйданчыгында һәркем шөгыльләнә ала.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International