22 июнь – Хәтер һәм кайгы көнендә Иске Кишеттәге Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музеена “Шатлык” лагеренда ял итүче яшь армиячеләр килде.
– Хәрби хезмәтнең беренчел алымнарын өйрәнәбез. Мәсәлән, автоматны сүтеп җыю, стройда йөрү, кул сугышы һәм башкалар. Бүгенге чара да патриотик тәрбиянең бер юнәлеше, – диде лагерьның рота командиры Левон Алврцян.
Левон үзе Арчаның икенче мәктәбенең 11 сыйныфында укый, яшь армиячеләр отрядын җитәкли. Мәктәпне тәмамлаганнан соң югары хәрби команда училищесына укырга керергә җыена.
– Әти ягыннан миңа кадәрге өч буын да – әти, бабай, бабайның әтисе хәрбиләр. Әни ягыннан да шулай ук. Мин дә алар юлыннан китәргә хыялланам, – диде ул.
Музейга килгән малайлар һәм кызларны Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов сәламләде.
– Гани Сафиуллин – безнең районда туган Герой. Сез аның турында белергә һәм үрнәк алырга тиеш, – диде ул.
Балалар бик кызыксынып, бер–берсеннән сорый–сорый, музей, андагы экспонатлар белән таныштылар, җитәкчесе Гөлфия Габитованың сөйләгәнен дикъкать белән тыңладылар, сораулар яудырдылар.
– Гани Сафиуллин турында мәктәптә укыганнан беләм һәм аның белән горурланам, – диде икенче мәктәпнең сигезенче сыйныф укучысы Булат Чан.
– Музейдагы әйберләр бик ошады. Аеруча тегү машинасы. Беренче тапкыр күрәм. Аннан Геройның хәрби костюмына исем китте. Медальләре күп! – дип куйды Арчаның җиденче мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Гадел Гельдеев.
– Сезнең Гани Сафиуллин музеенда булып, аның белән танышуыгызга чиксез шатланам. Без яз һәм көз армия сафларына егетләрне дә биредән озатабыз, – диде хәрби ветераннар оешмасы җитәкчесе Юрий Козлов. – Кайткач дусларыгызга да сөйләгез. Беренче сентябрьдә мәктәпкә баргач инша язарга да бик яхшы җирлек булачак бу сәяхәтегез.
Балалар белән очрашуда отставкадагы хәрбиләр Марат Әхмәдуллин һәм Рөстәм Салихов та катнаш- ты. Соңыннан яшь армиячеләр Гани Сафиуллин мемориалына чәчәкләр салдылар.
Аларның сәяхәте моның белән генә тәмамланмады. Киләсе тукталыш Симетбашта булды. Балаларны трактор һәм танк һәйкәлләре дә бик кызыксындырды.
– Бу көнне хәтерегездә саклагыз, үзегез дә илебезнең патриотлары булыгыз. Без, өлкән буын әлегә кадәр сезне сакладык һәм якладык, ә киләчәк – сезнең кулда. Бүгенге рәхәт, тыныч тормышның кадерен белегез, – диде Алмаз Борһанов.
Гөлсинә Зәкиева