2017 ЕЛГЫ ЯЗГЫ ЧӘЧҮ НӘТИҖӘЛӘРЕ ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ЯРТЫЕЛЛЫК ЭШ ЙОМГАКЛАРЫ БУЕНЧА АРЧА
МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ТАРМАГЫ ХЕЗМӘТЧӘННӘРЕН БҮЛӘКЛӘҮ ТУРЫНДА КАРАР
2017 ел язгы кыр эшләре һәм беренче яртыеллык эш йомгак- лары буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге күрсәткечләрен караганнан соң агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең эшчәнлеген стимуллаштыру максатыннан карар бирәм:
1. Язгы кыр эшләрендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен “Чәчү батыры – 2017” исеме бирергә һәм түбәндәге урыннарны билгеләргә:
– 1 урын Йосыфҗанов Нияз Марат улына – “Игенче” агрофирмасы” ширкәте механизаторы (3954 эт.га чәчкән);
– 2 урын Вәлиуллин Фәнис Илдус улына – “Северный” ширкәте механизаторы (3844 эт.га);
– 3 урын Мортазин Фирдүс Рөстәм улына – “Яңарыш” агрофирмасы” ширкәте механизаторы (887 эт.га)
2017 елгы чәчү батырларын Дипломнар һәм акчалата премия белән бүләкләргә.
2. Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерүгә керткән өлешләре өчен Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләргә:
– Әһлиуллин Рәүф Рәхим улын – “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте механизаторы;
– Низамов Рәдис Шамил улын – “Северный” ширкәте механизаторы.
3. Язгы кыр эшләрендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен “Районның иң яхшы механизаторы” исеме бирергә:
– Шәвәлиев Әхтәм Миңлемулла улына – “Ватан” агрофирмасы” ширкәте механизаторы (1130 эт. га эш башкарган);
– Шакиров Илнар Васыйл улына – Нуриев Р. И. крестьян–фермер хуҗалыгы механизаторы (606 эт. га);
– Шаһидуллин Айрат Фирдәүс улына – Габбасов А.А. крестьян–фермер хуҗалыгы механизаторы (973 эт. га);
– Лотфуллин Данил Вәдүт улына – “Аю” агрофирмасы” ширкәте механизаторы (430 эт. га);
– Әюпов Рүзәл Рафаил улына – “Тукай” ширкәте механизаторы (395 эт. га);
– Закирҗанов Рәфхат Рифат улына –Закирҗанов Р.М. крестьян–фермер хуҗалыгы механизаторы (1166 эт. га);
– Шәрипов Ингел Габделнур улына – “Казанка” агрофирмасы” ширкәте механизаторы (520 эт. га);
– Габдрахманов Моффазал Әгъзәм улына –“Үзәк” агрофирмасы” ширкәте механизаторы (362 эт. га).
Хезмәткәрләрне Дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләргә.
4. Терлекчелек продукциясе җитештерүдә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен “Иң яхшы терлекче” исемен бирергә:
– Андреева Людмила Геннадиевнага – “Курса МТСы” ширкәте сыер савучысы;
– Сафина Кадрия Рафис кызына – “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте сыер савучысы;
– Фәттахова Ләлә Вазих кызына – “Ашыт” ширкәте сыер савучысы;
– Юнысова Нурия Рәис кызына – “Кызылъяр” ширкәте сыер савучысы;
– Сәләхиева Резидә Нурьяз кызына – “Кишет” ширкәте сыер савучысы.
Хезмәткәрләрне Дипломнар һәм акчалата премия белән бүләкләргә.
5. Язгы кыр эшләре вакытында техниканы нәтиҗәле файдаланган өчен “Иң яхшы машина йөртүче” исемен бирергә:
– Саматов Илһам Мәсхүт улына – “Лотфуллин З. Р.” ширкәте машина йөртүчесе;
– Рәхимов Рүзәл Камил улына – “Кырлай” агрофирмасы” ширкәте машина йөртүчесе.
Хезмәткәрләрне Дипломнар һәм акчалата премия белән бүләкләргә.
Муниципаль район башлыгы И. Г. НУРИЕВ