Район социаль яклау идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Резедә Галиуллина Арчада яшәүче Җәвәһирә Сираҗетдинованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Ул юбилярга Президент В. Путинның һәм район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Арчада көн итүче Җәвәһирә Сираҗетдинова бәхетле ана – ул ялгыз түгел. Ә тагын да әһәмиятлерәге – кадер-хөрмәттә яши.
Резеда Галиуллина белән Арчаның Завод урамы, 13 йортына килеп туктадык. Капка төбендә Җәвәһирә апаның улы Рафаэль әфәнде көтеп тора иде. Без Рафаэль Сираҗетдиновны төзелеш оешмаларын җитәкләгән югары белемле төзүче, үз эшен башлап җибәргән эшмәкәр, тәртипле, тыйнак кеше буларак беләбез. Ә киленнәре Флера ханым Арчаның 5нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән педагог. Флера ханым Мари Иле авылы Күлбашта үскән кыз.
– Флера Арча педучилищесында укыды, – дип сөйләде Җәвәһирә апа. – Ул безнең күршедә генә фатирда яшәде. Менә шуннан улым белән танышып кавыштылар. Флера бик әйбәт.
Алар 40 ел бергә яшиләр. Үзара җылы мөнәсәбәтне чит кеше дә тоеп ала. Без дә бу матур мөгамәләләрне күреп һәм сизеп сокландык. Әлбәттә, тормыш булгач, төрле хәлләр булгандыр, әмма хатын-кызның зирәклеген күрсәтүче иң мөһим сыйфат – үпкәләшүләрне үткәреп җибәрә белү.
Җәвәһирә Сираҗетдинова безнең район газетасына язарга, редакциягә керергә яратты. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырыр идек. Яшьлеге сугыш чорына туры килгәнлектән, ул шул елларда күргәннәрен язды. Сугыш чоры балаларына, тыл хезмәтчәннәренә дәүләт тарафыннан ярдәм булмавы белән бер дә риза түгел ул.
– Тылда иң күп эшләгән кешеләр без, – ди Җәвәһирә апа. – 7 ел урман кистем. Бу эшнең никадәр авыр икәнлеген сөйләп, аңлатып булмый... Курсадан тотынган идек, Шәмәрдән, Иштуган...урманнарына кадәр барып чыктык. Без Фәүзия белән икәү бергә эшләдек. Әти вафат булгач, укуны ташлап, эшкә тотынган кеше мин. Шул урман эшендә башыма агач төшеп, өянәгем кузгала торган булып калдым. Дару белән торам. Дару эчсәм дә, 90га җиттем менә.
Җәвәһирә апа Югары Әзәк кызы. Әтисе Гарифҗан, әнисе Рәхиләгә алар 9 бала булып, 6сы исән-сау үсәләр.
– Әни “Әлпи” укый торган кеше иде. Кечкенәдән “Әлпи”не өйрәндем.
– Әни догаларны бик укый, Аллага шөкер, йортыбыз догалы, – ди Флера ханым.
– Әти текте, яшелчә үстерде, – дип искә ала Җәвәһирә апа. – Әтидән калган “Зингер” машинасын әле дә саклыйм. Үзем дә ательеда эшләдем. Әти үләсен алдан белде. Безне, балаларны, үз янына чакырды да, балаларым, мин таң алдыннан икенче дөньяга күчәм, диде, тәртипле булыгыз, кеше әйберенә тимәгез, диде...
Җәвәһирә апа бала хәс- рәте күргән ана. Кече улы мәрхүм инде. Ир канаты астында озаклап яшәргә дә насыйп булмый аңа. Дус кызы вафат булгач, аның иренә, ике балалы кешегә кияүгә бара ул.
– Балаларын бик яраттым, алар да мине яратты. Авыруым көчлерәк булып чыкты. Балалар елап калды...
Беренче иреннән малай тапкан Җәвәһирә тагын бәхетен сынап карый. Әмма озакка түгел.
Ике малай үстергән бәхетле ана ул. Бүген менә олы улы Рафаэль гаиләсе белән, балаларга, оныкларга куанып, матур гына көн итеп яталар. Без Җәвәһирә апага, аның гаиләсенә исәнлек-саулык, балалар бәхете телибез.
...Без кузгалганда алар кичке Коръән ашына җыенып калдылар.
Румия НАДРШИНА