Яшәүгә ни җитә!

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Мин элек җитәкче урыннарда эшләгән ветеран Зөфәр Насыйровны бассейнда күргәлим. Йөзәргә йөри. Беркөнне йомыш белән редакциягә керде. Сүз уңаеннан ветераннар командасының республика спорт ярышларында 3нче урын алып кайтуы турында сөйләде.

— Сез нинди ярышта катнаштыгыз? — дип сорадык.

— Йөздем.

— Уңышларыгыз бармы?

— 1, 2 нче урыннарны алган булды.

Белгечләр йөзүдә уңышка ирешү өчен озын буй кирәк, диләр. Ә безнең әңгәмәдәшебез, сөбханалла, бу яктан сокланырлык.

Ник без ветераннарның уңышы турында дәшмибез әле! Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина белән элемтәгә кереп, Сәламәтлек спартакиадасында кемнәр катнашканы белән кызыксындык. Арада иң-иңнәрнең берсе – Татарстанның физик культура отличнигы, спортның төрле төрләре (биатлон, кросс, чаңгы, көрәш) буенча районда, республикада чемпион булган Ленар Заһидуллинны эзләп таптык. Ул безгә менә нәрсәләр сөйләде:

— Арча ветераннары республикада ике ел рәттән 1нче, ике ел рәттән 2нче урынны алды. Быел менә 3нче нәтиҗәне күрсәттек. Безнең призлы урыннарны алмыйча кайткан юк. Чөнки барыбыз да спортка якын кешеләр. Менә, мәсәлән, элек Арчаның 2нче мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләгән Гүзәлия Гыйниятуллинаны заманында мин укыткан идем. Яхшы йөгерә. Чөмә Елгадан Хәлидә Әхмәдиева молодец кыз! Шәп йөгерә. Зөфәр Насыйровка йөзүдә тиңнәр юк. Сабантуйларда багана башына менеп, әтәч алучы Илфат Әскәров, Наласадан көрәшчеләр әзерләүче Таһир Лотфуллин командага әйбәт кенә кереп киттеләр. Гомумән, командада 70—90нчы елларда һәм бүген дә спортта уңышларга ирешкән ышанычлы кешеләр. Спартакиаданың әле үткәнендә, кызганыч, Арча педагогика көллиятендә физик тәрбия укытучысы булып эшләүче Бари Бакиров, Яңа Кенәрдән волейболчы кызларны әзерләүче Гүзәл Әхмәтова катнаша алмады. Киләсесендә бергә чыгыш ясарбыз, дип ышанам.

 Ел да Сикертән Сабантуе Гөберчәк клубы җитәкчесе Хәлидә Әхмәдиевадан һәм аның үзешчәннәреннән башка үтми. Без аннан җай туры китереп:

 — Сез мәдәният кешесе, ничек спортчылар командасына кереп киттегез? — дип сорадык.

— Без Ленар Усманович белән бер яктан бит, ул эзләп тапты, — дип елмайды һәрвакыттагыча Хәлидә. — Арча данын яклап, спартакиадада икенче ел катнашам. Ярышлардан күңелем күтәрелеп, энергия алып кайтам. Спартакиада җыр-биюләр белән бик матур башланып китә. Көне буе барган ярышларда ике тапкыр бушка ашаталар да әле.

Хәлидә ханымнан шәп йөгерүнең серен дә белергә тырыштык.

— Мин акрын йөри белмим, гел йөгерәм. Гөберчәк клубында эшләгәнлектән, 7 км. араны җәяү дә үтәм, Сикертәнгә дә җәяү генә төшеп менәм. Файдага булсын дип, таулар аша да йөрим. Уйлаган эшемне җиренә җиткереп эшләргә тырышам. Хәрәкәттән башка булмый...

...Терапевт, медицина фәннәре докторы, профессор Елена Малышева “Яшәүгә ни җитә!» телетапшыруында гадәттә берүк яшьтәге ике кешене чыгарып бастырып, чагыштырыр- га ярата. Берсе аның яп-яшь, икенчесе карт була. Елена Малышева да безнең команда әгъзаларына “Үз яшенә караганда яшь” билгесе куяр иде. Спорт, хәрәкәт белән “Яшәүгә ни җитә!” — атаклы терапевт әнә шуны аңлатырга тырыша. Ә безнең ветераннар командасы күптән инде моңа инанган.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International