ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2022 ел
җомга

Бүген «Пушкин картасы» программасы кысаларында Наласа урта гомуми белем мәктәбе укучыларына  «Татар орнаментында лалә чәчәге» исемле  эчтәлекле лекция оештырылды


7
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

«Казан арты» тарих-этнография музее  «Сәнгать төне 2022» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Музеебызга килгән кунакларга шәм яктысында мавыктыргыч экскурсия тәкъдим ителде.  Шулай ук һәр кунак самовардан  хуш исле шифалы үлән чәе эчеп, табадан гына төшкән тәмле коймактан авыз итте.


3
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Казан арты» тарих-этнография музеенда 6 ноябрь-Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан «Туган җирем -Татарстан» исемле викторина оештырылды.  

Рәсәйдә 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.

Ул халкыбызның тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлеген чагылдыра.

Шул уңайдан музеебызда  Арча 5 нче  гимназиясенең ял лагеренә йөрүче балалары белән чара оештырылды, Халыклар бердәмлеге  көненең мәгънәсе аңлатылды.  

«Казан арты» тарих-этнография музеенда Россия Банкының “Татарстан истәлекле тәңкәләрдә” исемле фотокүргәзмәсе ачылды.


1
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан "Казан арты" тарих-этнография музеенда төрле елларда репрессияләрдә нахакка рәнҗетелгән якташларыбызны искә алдык.
 

Арчаның "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче  балалар “Казан арты” музеенда кунакта булдылар. Алар кызыклы экскурсия барышында Арча тарихы һәм экспонатлар  белән таныштылар. Шулай ук татар милли бизәкләрен кулланып, үз куллары белән татар читеген  ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International