ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2023 ел
якшәмбе

Мостафа агай, авылдашларың синең игелекле эшне дәвам итә

Кеше китә, җыры кала, диләр. Менә Мостафа Мөсәлимов дигән кеше 1738 елда туган булган (үлгән елы, кем булганлыгы, язмышы билгеле түгел).

Пермь крае Лысьва шәһәрендә яшәүче Сәгыйдә Әхмәтшинадан килгән мөрәҗәгать күңелләрне кузгатты

Хәзер күпләр нәсел агачларының тамырына кадәр төшеп, ерак туганнарын ачыкларга омтыла. Күпме көч, хезмәт түгеп шәҗәрәләр төзи. Хөкүмәтебез дә моңа мөмкинлекләр тудырырга, юл күрсәтергә тырыша. Нәсел җебен чишү, нәсел шәҗәрәсен төзү буенча төрле бәйгеләр оештыру да шуны күздә тота.

Узган атнада район хатын-кызлар советының чираттагы утырышы булды һәм анда төп игътибар гаилә, балалар, тәрбия мәсьәләсенә бирелде.

Иске Масрада гомер иткән йортын ярата. Беркая да китәсе килми, ди

Иске Масрада ялгызы яшәүче Рузалия апа Гайфуллинаның хәлен белеп кайттык.

Казанда көрәш буенча Татарстан чемпионаты булды.

Унбер үлчәү авырлыгында 300дән артык көрәшче бил алышты. Арчадан ярышта 11 көрәшче катнашты. Алар: Ашытбаштан Райнур Фәйзрахманов, Шушмабаштан Динарис Таҗетдинов, Иске Иябаштан Салават Әхмәтгалиев, Кышкардан Ранил Хәйретдинов, Арчадан Рамил Хәкимҗанов, Динияр Моратов, Наласадан Фаяз Зарипов, Түбән Мәтәскәдән Илшат Фазылҗанов, Күпербаштан Илшат Һидиятов, авыр үлчәүдә

Ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл фаҗигасе корбаннарын искә алу көне уңаеннан Арчада “Хәтер күгәрченнәре” акциясе узды.

Бу бәйрәм түгел. Тагын бер тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен, куркынычсыз хәрәкәтне искә төшерүче көн.

Әңгәмәдәшебез Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге җитәкчесе Алмаз Лотфуллин

– Алмаз Камилевич, бурычларны түләтү буенча эшләр ничек бара?

– Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлекчәнең суд приставлары ел башыннан 128 миллион сум бурыч түләттеләр.

Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән алынган “Мавик-3Т” квадракоптеры тиешле урынга барып җитте.

Арчадан гуманитар йөк белән чираттагы машина махсус хәрби операция барган зонага китте. Аны район башлыгы Илшат Нуриев озатып калды.

Арча районы буенча 1 номерлы суд участогының җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаручы элек берничә тапкыр урлашканы өчен хөкем ителгән 41 яшьлек иргә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.

2007 елның 2 мартындагы “Россия Федерациясенең муниципаль хезмәте турында“гы 25 номерлы Федераль закон нигезендә, муниципаль хезмәт – гражданның хезмәт килешүе (контракт) төзү юлы белән муниципаль хезмәт вазыйфаларына алына һәм даими нигездә башкарыла торган һөнәри эшчәнлеге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International