Пенсияне рәсмиләштереп йөргәндә каникулларда колхозда эшләгән көннәрне дә стаж исәбенә кертеп була, дип әйттеләр.
“Театрга билет алган идем. Тик спектакль булган көнне берничек тә бара алмыйм. Билетны кассага кире тапшыра аламмы?”
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында уздырыла торган республикакүләм бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Үзенең моңлы тавышы белән, Утар Аты авыл җирлегеннән, Сибгатуллина Гөлнара да тамашачы мәхәббәтен яулады
Ассоциациянең рәсми сайтында http://miloserdiert.ru/ сылтамасы буенча сез ассоциациягә мөрәҗәгать итә, гамәлдәге законнарны үзгәртү турында тәкъдимнәр кертә аласыз, шулай ук Республика гражданнарына ярдәм күрсәтү чаралары белән танышу мөмкинлеге бар.
Утар – Аты һәм Урта Аты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Арча шәһәренең Казансу паркында райондашларыбызга милли уеннардан, дәртле җырлардан торган бәйрәм тамашасы оештырдылар.
Субаш – Аты авылында федераль программа ярдәме белән кибет төзелеп килә. Бүгенге көндә ачылу алдында тора.
Еллар узган саен әби–бабайларыбызның борынгыдан килгән гореф–гадәтләрен яңарту чаралары әйләнеп кайтканга күңел сөенә. Бүген Кушлавыч авылында әнә шул йолаларны яңарту күренеше бөтен авыл өчен зур бәйрәмгә тиң булды
Бүләкләнүчеләр арасында безнең хөрмәтле хезмәттәшләребез дә булуына без бик шат!
Урак өчен көннәр искиткеч тора, ашлыкны киптерәсе дә юк.
“Кичә арпа 11 процент дымлылык белән кайтты”, – ди “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. Ә орлык өчен – 14, фураж өчен 12 процент булу җитә. Дөрес, “Курса МТСы”ның иген басулары чиста, чүпле басуларда дымлылык югарырак булачак.
– Комбайнчылар эшлибез дип ашкынып тора, – ди “Ватан” ширкәте баш агрономы Габдрәис Рамазанов. – Иртән чык кипсен дип туктатып торабыз.
18 августка район хуҗалыкларында игеннәрнең 18285 гектары (32,5 процент) суктырылды. “Казанка” ширкәтендә 70 проценттан артык, “Курса МТСы” ширкәтендә – 65 процент.