ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2021 ел
җомга

Арчаның 6нчы урта мәктәбендәге, Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендәге тантаналарда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов катнашты.

Мөхтәрәм кунаклар укытучыларны, укучыларны бәйрәм белән котладылар.

Үрнәктәге көллият яңа  уку елына ныклап төзекләндерелде, тыштан да, эчтән дә балкып тора. Кабинетлар заман таләпләре буенча җиһазландырылган.

Район башлыгы көллиятнең  район тормышында мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Биредә әзерләнгән механизаторлар басуларда иген үстерә, башка тармакларда хезмәт итә. Хәзерге вакытта белем, һөнәр алучы  егетләр һәм кызлар хуҗалыкларда практика үтеп, комбайннарда, ашханәләрдә эшләгәннәр. “Северный”, “Кырлай”, “Төрнәле–Пошалым” шир-кәтләре исеменнән аларга бүләкләр тапшырдылар.

Шул уңайдан 29 август кичендә Арча үзәк стадионында бәйрәм гөрләде. Өлкәннәр, яшьләр генә түгел, балалар да ул көнне читтә калмады. Яңа уку елы башланыр алдыннан оештырылган җәйне хәтергә сеңдереп калырлык чара булды ул.

Ул кичне “Golors” фестивале, ягъни буяу-шоу үткәрелде. Күз алдыгызга китердегезме? Элек без ул бәйрәмне һинд фильмнарында күрә идек. Чөнки ул Һиндстанда үткәрелә торган яз фестивале. Хәзер безнең илгә дә килеп керде.

Төрле төстәге буяуларны өскә, бер-берсенә сибеп, кешеләр буялып бетәләр. Киемнәре генә түгел, битләре дә. Хәтта таный алмаслык хәлгә киләләр. Әлбәттә, мондый бәйрәмгә яңа киемнәрдән барырга ярамый. Шунысы белән дә кызыксындык, авызга, күзгә эләккән очракта бу коры буяулар сәламәтлек, тире өчен зыянлы түгел икән. Ә нинди матурлык! Төрле төсләрдәге буяулар үзенчә бер салават күперен хәтерләтә.

Кайчандыр азык культурасы дип чәчелгән Сосновский балтырганы соңгы елларда рәхәтләнеп үрчеде, инде авылларга да кереп килә. Агулы, хәтәр үсемлек ул, бик тиз үрчи.

Ташкичү, Яңа Кырлай, Яңа Кишет авыл җирлекләрендә аеруча күп.

Узган ел балтырганга каршы көрәш башланган кебек иде. Бюджеттан акча да бирелде, әмма тендер откан оешма булдыра алмыйча ташлап китте.

Быел тагын бер омтылыш ясалды. Шушы көннәрдә тагын бер оешма безнең районда, аерым алганда Ташкичү авыл җирлегендә балтырганга гербицид сиптерә башладылар.

Үткән җомга көнне кич белән Арча Боз сарае гөж килеп торды.

2008–2009 елгы малайлардан торган “Ястребы”, “Драконы” командалары, 60 яшькә кадәрле ветеран хоккейчылар, әти-әниләр, спортчыларның якыннары... – бар да монда. Кичке сәгать 7 тулып киткәч, ярышлар башланды.

Кем кем белән уйный дисезме? Малайлар белән ветераннар! Хоккей тренерлары: “Бу хоккей–шоу!” – дип бәяләделәр әлеге очрашуны.

Уеннар башланганчы ветераннарның хоккей командасы капитаны Дмитрий Плотников чыгыш ясады. Ул үсеп килүче яшь футболчыларны яңа уңышларга өндәде. Спортчы бервакытта да югалмаячак, аның үҗәтлеге, тырышлыгы тормышта үз урыныңны табарга, максатка ирешергә булышачак. Хоккейда зур дәрәҗәләргә ирешергә язсын! Яшүсмерләр арасында Казанда “Ак Барс” хоккей мәктәбендә шөгыльләнүче Арча малайлары да бар иде. Алар: Арча Боз сараенда “Драконы” командасында тәрбияләнгән Илмир Фәттахов белән Рәнис Гарифуллин.

WorldSkills Russia – Россиядә 16 яшьтән алып 25 яшькә кадәр урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм 16 яшькә кадәр мәктәп укучылары арасында WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча үтүче иң күләмле ярышлар.

Финалда Татарстан җыелма командасы гомуми медальләр саны буенча беренче урынны яулады. Яшь һөнәр ияләре төбәк чемпионатларында, Илкүләм чемпионатның финалында катнашу өчен сайлап алу ярышларында җиңү яулаганнан соң гына финалда катнашу хокукын ала. Әлеге юлда күпме тырышлык куелуын алар үзләре генә белә. Шуңа да кемнәрдер бу көннәрдә алтын, көмеш, бронза медальләр ала алмаса да, Worldskills Russia финалына үтү – ул үзе зур җиңү!

Урам якта ярминкә барса, Җиңү паркында мәктәпләр, елдагыча, чәчәкләр күргәзмәсе оештырган иде. 

Елдагыча, дип әйтү бик үк дөрес тә булмас. Чөнки элекке елларда ул, чыннан да, чәчәкләр күргәзмәсе була иде. Әмма соңгы вакытта ул төрле темаларны үз эченә ала башлады. Карарга да кызыклырак, үзенчәлекле дә һәм... матур.  Ул көнне Җиңү паркы җәннәт бакчасын хәтерләтә иде.

– Быел без “Тарих эзләреннән”, “Фән һәм технологияләр елы”, “Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы”, “Габдулла Тукайның 135 еллыгы” кебек темаларны алдык. Ә паркка керү юлында балалар бакчалары коллективлары Идел буе халыкларының этник-мәдәни чәчәкле мозаикасын тәкъдим итте, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лия Ильина. – Җиңел хезмәт түгел, башта концепциясен уйларга, аннан шуны үз мәктәбеңә яки балалар бакчаңа бәйләргә, аннан эшләргә кирәк. Әмма барлык мәктәпләр дә бу эшкә зур җаваплылык белән караганнар.

Узган шимбәдә Арчада ярминкә гөрләде. Һәр ел яңа уку елы алдыннан була торган мәктәпләр ярминкәсе.

Иртәнге җидедә үк кеше күп иде инде Җиңү паркы каршындагы мәйданда. Мәктәпләр дә бик күп әйбер алып килгән, сатып алучылары да чиксез. Һәр сату ноктасы янында чират. Монда нәрсә саталар икән дип барсаң, аз-азлап барысы да – бәрәңгесе, кишере, чөгендере һәм башка бакча сый-нигъмәтләре тезелгән.

Ярминкәгә барышлый ук каршыга Арчадан Тамара Бальзамова очрады. Ике кулында ике кап.

Арчада әдәби Сабантуй узды. Барлык районнардан, күрше республикалардан, Россия төбәкләреннән китап укучылар җыелды.

Хәзер Сабантуйлар үткәрү модага кереп китте. Милли Сабантуй, аерым оешмалар сабантуйлары, артистлар сабантуе...

Әмма әдәби Сабантуй турында беренче тапкыр ишетүебез. Ә ул, чыннан да, тәүге тапкыр һәм... Арчада үткәрелде. Әдәби Сабантуйга Татнетны үстерү фонды оештырган әдәби марафоннарда катнашучылар, алай гына да түгел, җиңеп финалга узучылар чакырылган иде.

Арчада яшәүче Фәридә һәм Тәлгать Гомәровлар кызыл якут туйларын билгеләп үттеләр.

Бу көнне аларны район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина, хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина, “Шәрык” торак-җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин котлады. Алар юбилярларга символик сәгать, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Ә иң күңеллесе – Гомәровлар кызыл якут туйларын балалары, оныклары, якыннары белән бергә билгеләп үттеләр.

Адәм баласыннан барын да көтәргә була. Саран, шәфкатьсез, миһербансыз адәмнәр күп. Аллаһыбыз бөтен җан иясен сөеп биргән.

Исәнмесез, хөрмәтле “Арча хәбәрләре” газетасы  хезмәткәрләре! Сезгә хат язучы Чөмә-Елга авылыннан тынгысыз Фирдия апагыз инде!

“Арча хәбәрләре”н бик күптәннән алам. Иптәшем Рифкать белән рәхәтләнеп укыйбыз. Терлекчелек, кыр эшләренең барышы, гыйбрәтле хәлләр, язмышлар... Журналист Ильяс Фәттаховның үткәннәрне барлавы, бигрәк тә кыр җәнлекләре, кошлар турындагы язмаларын укып куанабыз. Үземнең язмаларны да, газетада чыккач, кат-кат укыйм.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International