ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2020 ел
чәршәмбе

«Глаголица» - яшүсмерләр өчен рус һәм татар телләрендәге теләсә нинди жанр һәм форматтагы әдәби конкурс.  Эшләрне тапшыруның соңгы срогы -2020 елның 15 сентябре. Катнашу бушлай.  Конкурста катнашу танылган авторлар белән мастер-класслар, әдәбият белән мавыккан, уңышлы, талантлы һәм максатчан яшьтәшләр белән аралашу мөмкинлеге бирә. Конкурс эшләрен танылган язучылар бәяли: Виктор Лу Махотин, Михаил Яснов, Рөстәм Галиуллин, Ольга Варшавер, Надежда Ажгихина, Рифат Сәлах, Наринэ Абгарян, Ольга Мяэотс.

 

Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Арча районының юбилее белән котлыйм.

90 ел эчендә район халкы зур, авыр һәм данлы юл үтте.

Арча ягын хаклы рәвештә Казан артының мәркәзе, диләр.

Бу як борынгы болгар бабаларыбыз көн иткән бай тарихлы, бөтен татар халкының сөйләм һәм әдәби телен, мәгърифәтен һәм мәдәниятен үстерүгә, гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш кертүче төбәк. Халкыбызның тарихи, мәдәни, сәяси һәм икътисадый традицияләре гасырлар дәвамында Арча җирлегендә үсә һәм ныгый.

11 августка район басуларындагы игеннәрнең 18031 гектары (31,7 процент) җыйнап алынды

Уракта “Казанка” хуҗалыгы өлгерлек күрсәтә. Бу хуҗалыкта 78 проценттан артык мәйданны суктырып алдылар. “Курса МТСы”нда суктырылган мәйданнар 56 проценттан артты.

8 август — физкультурачылар көнендә Наласа авылында илкүләм проект кысаларында төзелгән спорт мәйданчыгы ишекләрен ачты. Быел ачылучы мәйданчыкның өченчесе булса, районда илкүләм проект буенча төзелгән икенчесе бу. Әлеге проект кысаларында тиздән өченчесе – Мөндештәгесе дә спорт сөючеләрне үзенә җыя башлар.

Районның яшьләр парламентына кандидатлар белән очрашуда катнашты Фәнил Хәбибуллин. Кыска гына чыгышы да аңа карата зур кызыксыну уятты

– Моңа кадәр кайда булдыгыз сез? – дип сорадылар аннан.

Пандемия вакытында куркудан шомланган күңелне нәрсә күтәрә? Әлбәттә, җыр-моң, яхшы кәеф бирүче чаралар.

РФ Хезмәт кодексының 67нче маддәсе белән эш бирүче һәм хезмәткәр арасында хезмәт килешүе төзү тәртибе билгеләнгән.


11
август, 2020 ел
сишәмбе

- алдан язылу буенча, үзең белән Россия Федерациясе гражданы паспорты яки чит ил паспорты (булганда) булырга тиеш;

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 2020 елның 3 августына авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 49,8 мең тонна тәшкил иткән, бу 2019 елның шул күрсәткеченнән 5% ка (2,4 мең тоннага) күбрәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International