ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

Бер елны редакциягә өч литрлы банкалар күтәргән әби-апалар килеп керде. “Безне алдадылар, банкасы мең тәңкә генә булгач кызыгып алган идек, ялган бал булып чыкты”, – диләр. “Ник алганчы кермәдегез, балны белгән умартачылардан гына алыгыз”, – дидем.

Алдакчыларны эзләп карадылар, билгеле, тик  алардан җилләр искән иде инде.

Күптән түгел генә узган хисап җыелышларында участок инспекторлары бу турыда мисаллар китереп аңлаттылар. Әмма һаман алданалар.

Дәртле рус җырларыннан хәтта күзләргә яшьләр килде. Үзешчәннәр шулкадәр бирелеп җырлый, аяклар үзләреннән-үзләре тыпырдый... Иске Чүриледән Шәүкәт Вәлишин гармуны белән килгән. Ул бирелеп уйный, “Агыл җырым” ансамбле үзешчәннәре җырлый. Күңелле!

Ул ара да булмый “Аллегро” биючеләре мәйданга сибелә. Җитәкчеләре Аида Ондрина да шунда. Алар дәртле биюләре белән күңелләрне тагын да күтәреп җибәрә. Аллы-гөлле костюмнардан күңелне күрүче шаяннар да халык арасында.

Балалар бакчалары тәрбиячеләре дә биредә. 4нче, 8нче, 9нчы, 10нчы бакча тәрбиячеләре тулы бер программа әзерләгән. Ә алар белә ничек итеп балаларның, олыларның күңелен күрәсен! Агач атка атланып та чаптылар, туп күтәреп тә йөгерделәр...

Пылау да өлгерде, коймаклар да табынга чыкты. Сый-нигъмәт бар кешегә дә җитте. Милли киемнәрдән үзешчәннәр җырлап-биеп тора. Шундый матур бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт. Бәйрәмне район Мәдәният йорты хезмәткәре, Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсенең Арча бүлеге җитәкчесе Лариса Васильева алып барды. Бәйрәм-йола шәхсән минем үземә бик ошады. Үзешчәннәр, афәрин! Безгә, оялу-кыенсынулардан арынып, рәхәтләнеп бәйрәм итәргә өйрәнәсе бар әле. 

Хәзер телефон, ватсап, инстаграмнар тәмам күзне томалады. Әмма аларны оештыруга кем аяк чала соң? Үткәр генә. Утар Аты мәдәният йортында шундый күргәзмә кичәнең берсендә катнашырга туры килде. Яшьләргә ошады.

Соңгы елларда өйләнмәүче егетләр, кияүгә чыкмаган кызлар саны күзгә күренеп арта. Бу әти-әниләрне генә түгел, җитәкчеләрне дә борчуга сала. Район хатын-кызлар советы утырышында да бу хакта сөйләшү булды. Анда берничә авыл җирлеген берләштереп, менә шундый кичәләр үткәреп карарга кирәк, дигән тәкъдим кертелде. Озакка сузмыйча бу эш тормышка да ашырыла башлады. Берничә урында үткәрелде дә инде. Төрле формада, әмма максаты бер.

“Үзем килә алмыйм, аякларым авырта. Зинһар, гозеремне генә үтәгезче, – диде ул. – Хәзер мин кызым белән генә яшим. 35 ел инде гомуми мунчага йөрим. Андагы хезмәткәрләрнең безгә карата мөнәсәбәтенә сөенеп тә, сокланып та карыйм. Әлфия Хәбибуллина, Альбина Галиева, Илсөя Соколова, Светлана Денисовага чын күңелдән рәхмәтемне генә җиткерегез”. Кызлар, сезгә эшегездә зур уңышлар телибез.

Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре һәм учреждение үзе катнашкан конкурста 1нче урынга Божа, 2нче – Арчаның 1нче, 3нче урынга Арчаның 6нчы балалар бакчалары лаек булды. Тәрбиячеләр арасында 1нче урынны Арчаның 9нчы балалар бакчасыннан Чулпан Гарипова, Үрнәк балалар бакчасыннан Альбина Ибраһимова, 2нче урынны Арчаның 2нче балалар бакчасыннан Гөлүсә Галиәхмәтова, Иске Чүриле балалар бакчасыннан Елена Мурысина, 3нче урынны Арчаның 1нче балалар бакчасыннан Ландыш Сәйфуллина, Көтек балалар бакчасыннан Наилә Шәймуллина яулады.

Әлеге чара кысаларында  өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль рәвештә балалар-ата-аналар, яшьтәшләре арасындагы мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасындагы һәм башка бәхәсле мәсьәләләр буенча профессиональ психологлар белән киңәшләшә, консультация ала алалар. Алдан язылу өчен телефон: (843) 236-61-64.

 


3
март, 2020 ел
сишәмбе

      Эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, хәрби хезмәт вакытында гражданнарның хокуклары бозылу сәбәпләренең берсе - хәрби хезмәт узу мәсьәләләрен җайга сала торган законнарны, шулай ук хәрби хезмәт узу чорында гражданнарның үз хокукларын белмәүләре яисә аз белүләре.


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

Ашытбаш авылы чаңгы трассасында Ашытбаш урта мәктәбенең чаңгы ярышлары буенча ачык турниры узды. Ярышларга Иске Кырлай, Яңа Кенәр, Шушмабаш, Носы, Лесхоз мәктәпләре һәм 5нче гимназия укучылары килде. Барлыгы 41 чаңгычы катнашты .

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Гакил Исхак улы һәм Халидә Зиннатулла кызы Гараевларның, Рәкип Нәҗип улы һәм Мөслимә Ногаман кызы Зариповларның алтын туйларын билгеләп үттеләр.


28
февраль, 2020 ел
җомга

Район газетасында басылган мәкаләдә шундый юллар укыганнан соң, туганнарын эзләүчеләр безгә агыла башлады.

Берсе хатын, икенчесе фоторәсемен күтәреп килә. “Әни 1952 елда вафат булды. “Абыең кайтса, каберемә килеп әйтерсең”, – диде. Миңа ул вакытта 12 яшь кенә иде әле. Соңгы хаты, карточкасы Яңа Петергоф шәһәреннән килгән. “Сулда Кәченең Сәлих Гәрәев, уңда мин, уртада командир, дип язып та куйган. Хатында: “Кыр госпиталенә яралыларны бәйләргә чыгаралар”, –дигән. Шуннан башка хәбәр килмәгән. Үзем 80 ягына чыктым. Абыем Мөбарәкҗан Ахунҗановны табып, әниемнең рухын сөендерәсем килә”, – диде Күпербаштан Бәширә апа Ахунова.

Иске Масрадан Нурзидә Яруллина бабасы Абдуллаҗан Ахуновны эзли. “Әтием ягыннан бабам ул минем. 1942 елда сугышка киткән. Ике тапкыр яраланган. Аннан башка хәбәр килмәгән. Әнинең әтисе Садри Ибраһимов та хәбәрсез югалган. Әни исән әле. 88 яшендә. Ул сөйләгәннәрне җиткерәм. Бабай 1941 елда сугышка алынган. Суслонгерда яткан. Хатыны берничә тапкыр янына да барган. “Беткә батып беткәннәр иде, сөйләшәбез, ә аның башында битләренә кадәр төшеп бет йөри”, – дип сөйләгән. Аның белән бергә Курсадан бер кеше сугышкан. “Әтиегез бик батыр иде”, – дип кайтып әйткән. Шуннан соң белмибез”, – диде Нурзидә.

Сарай-Чокырчадан Габделхак Әмиров сугышка кадәр Донбасска эшкә китә. Шуннан армиягә алына. Хезмәт срогы тулырга бер ай кала сугыш башлана. 1944 елда Кенигсбергта госпитальдә ята. Соңгы хәбәре шуннан килә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International