“Казан арты” тарих-этнография музеенда “Якташларыбыз батырлыгы мәңгелек!” дигән әдәби-музыкаль чара узды.
Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре аны “Арча ягы – данлы төбәк” китабына нигезләнеп Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан оештырды.
Арча педагогика көллиятендә ике көн рәттән тәүге тапкыр узучы бәйге, чараларга старт бирелде
Алар икесе дә “Абилимпикс” чемпионаты кысаларында үтте
Күннән эшләнмәләр
Яшь кул осталарын гына түгел, урта буын вәкилләрен дә үзенә җыйган конкурс әнә шулай дип аталды һәм анда көллият студентлары, район социаль бүлеге хезмәткәрләре һәм Мамадыш районы вәкилләре катнашты.
“Сәламәт Арча” проекты кысаларында районыбыз гаиләләре ярышты
5 май көнне үзәк стадионда һәм Казансу паркында ориентлашу спорты буенча гаилә стартлары узды.
Май Җиңү көне белән күңелне кузгата торган ай. Сугыш хатирәләре һәр гаиләнең хәтер сандыгында саклана
Арчада яшәүче, гомере буе китапханәдә эшләгән Әлфия апа Рәхимованың да сөйләр сүзе күп.
Әгәр син Арча тарихын беләсең икән, квест-уенга рәхим ит. Белмәсәң дә кил, белеп китәрсең
“Вконтакте“ челтәрендә шундый кызыклы белдерү күзгә чалынды. Вакытыңны күңелле һәм файдалы уздырачаксың, дип гарантия дә биреп куйганнар.
2024 елның 7 маенда Арча район суды районда яшәүче 30 яшьлек иргә карата җинаять эшен карады.
Аны РФ Җинаять кодексының 322.2нче маддәсендә каралган җинаятьне (Россия Федерациясендә булган урында чит ил гражданинын ялган исәпкә кую) эшләүдә гаепле дип тапты.
2023 елның 13 декабрендә Арчаның Вагыйзовлар урамында “Хэндэ Солярис” (дәүләт номеры М875АВ/716) машинасы тоткарлана. Йөртүчесе Фирдүс Нуриевның алкогольле эчемлек кулланган булуы ачыклана.
Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә ярдәм итү максатыннан, «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе «Гаилә архивын тапшырыгыз» республика конкурсын үткәрә.
Конкурс җиңүчеләре өчен акчалата премияләр каралган
Беренче, икенче һәм өченче урыннар өчен 50000 сум, 30000 сум һәм 20000 сум.
Конкурс турында нигезләмә, аны үткәрү вакыты турында боерык, конкурста катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге һәм үрнәкләре «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә «ТР Дәүләт архивы " ДБУ рәсми сайтында урнаштырылган ( https://ga.tatarstan.ru/konkursi.htm).
Игътибар итегез, конкурсның муниципаль этабы Татарстан Республикасы муниципаль районнары (шәһәр округлары) башкарма комитетларының архив бүлекләре (идарәләре, секторлары) тарафыннан үткәрелә. Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан конкурсның республика этабына конкурс документларын тапшыру вакыты 2024 елның 13 октябрендә тәмамлана.
Күп балалы әниләр картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгарга хокуклы. Бу барыннан да элек 5 һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләгән әниләргә кагыла. Алар пенсиягә 50 яшендә чыга ала. Дүрт һәм өч бала табып үстергән аналарга шулай ук вакытыннан алда - 56 һәм 57 яшьтә пенсия билгеләнә.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларын кулланучы 388 татарстанлыга ОСАГО полисы бәясен компенсацияләгән.
Исегезгә төшерәбез, автомобильдән реабилитация яки абилитация программасы (ИПРА) нигезендә файдаланучы инвалидлар, шул исәптән инвалидлыгы булган балалар да мәҗбүри автоиминият полисы бәясенең 50% ын каплау хокукына ия.