15 ноябрьдә район башлыгы Илшат Нуриев Иске Кырлай авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Әнвәр ага Камаловка “Белоруссияне немец басып алучылардан азат итүнең 75 еллыгы хөрмәтенә” дигән медаль тапшырды.
Күптән түгел генә Әнвәр абый белән 95 яшь тулу уңаеннан очрашкан идек... Кунакларны көтеп ала ул. Әле дә: “Корреспондент буламы?” – дип сорады”, – ди Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов. Әнвәр абыйның “Гасырга тиң гомер елгасы” дигән китабы да бар. Кызык- лы, мәгълүматларга бай китап. “1943 елның 5 июлендә немецларга каршы сугыш башладык. Сугышның беренче көнендә үк дошманны 25 километрга чигендердек. Мондагы сугыш бик каты булды. Немецлар ягыннан мең, безнең яктан мең танк кара-каршы сугыштылар. Бик күп солдатлар үлде. Монда тупларны ут ноктасына имин алып чыккан өчен мине “Батырлык өчен” медале белән бүләкләделәр. Курск сугышларын башлап, күп җирләрне немец илбасарларыннан азат итеп, Орел, Курск, Брянск, Карачев шәһәрләрен азат иткәч, безне Брянск шәһәрендә вагоннарга төяп, август ахырларында тагын Новгород өлкәсенә – Великие Луки дигән шәһәргә алып бардылар. Аннан без Невель дигән шәһәрне азат итеп, Белоруссиягә таба – Городок, Витебск шәһәрләрен азат итеп киттек. Шушы сугышларда, Белоруссиядә, мин яраланып госпитальгә кердем”, – дип яза ул.
16 яшьлек кыз бала тән җәрәхәтләре алып Арча үзәк хастаханәсенә озатыла. Бу мәсьәлә буенча тикшерү алып барыла. Авариядә зыян күргән кызның башына зыян килгән (черепно-мозговая травма), хәле уртача авырлыкта. Хәзерге вакытта ул Казан республика балалар клиник хастаханәсендә. Без зыян күрүченең тизрәк савыгып аякка басуын, якыннарына, әти-әнисенә сабырлык, сәламәтлек, авыр сынауны күтәрергә Аллаһы Тәгаләнең көч бирүен телибез.
Шушы хәбәрне ишетүгә йөрәк жу итеп китте. Тагын Банк урамы, тагын кешене бәрдергәннәр. Ни хикмәт соң бу? Күптән түгел генә җәяүле юл аркылы чыгу урынында машина бәрдереп, ике балалы хатын һәлак булды. Хәзер менә тагын шундый хәл. Нинди урын булды бу? Кем гаепле? Транспорт белән идарә итүчеләрме? Сүз дә юк, бик каты йөриләр. Трасса да дип тормыйлар, шәһәр эче дә димиләр. Бармыйлар, “очалар”.
Акция җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга һәм аларны медицина буенча булмаган куллануны профилактикалауга җәлеп итү максатларында үткәрелә.
Мирзаян абый тумышы белән Минзәлә районыннан. Кечкенәдән үк әти-әнисез калып тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә татып үсә. 1943 елда 19 яшьлек егетне Бөек Ватан сугышына алалар. Яралана, контузия ала. Сугыш беткәч тә кайтармыйлар әле аларны, 1947 елга кадәр хезмәт итә. Кайткач Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, анда яхшы укый, укытучысы мактап китап та бүләк иткән аңа.
1953 елда Арча районы Наласа сорт сынау участогына мөдир итеп җибәрәләр, аспирантурада укуын да дәвам итә. “Әти мин районда югары белемле беренче агроном идем, дип искә ала иде”, – ди аның улы, “Игенче” ширкәте җитәкчесе, галим-агроном Марат Вахитов.
Билгеле булганча, 2019 елда печән дә, сенаж һәм силос та җитәрлек әзерләнде. Бер шартлы терлеккә 31 центнер азык берәмлеге туры килә. Кайбер хуҗалыкларда ул тагын да күбрәк. Әмма хикмәт күплектә түгел, ә азыкның сыйфаты нинди булуда.
Сыерлардан мул сөт алу турында кайгырткан җитәкче һәм белгеч иң беренче чиратта азыкны анализга бирүне тәэмин итәргә тиеш. “Кайбер җитәкчеләр: “Сенаж, силос чокырга салынган инде, аны ашатмый нишләтәсең?” – дип әйтәләр”, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов нәкъ менә шул сорауга җавап бирде дә инде.
Бүген Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбендә уздырылган җылы очрашу нәкъ менә шушы сүзләр белән башланып китте һәм төп тема булып сызылып барды. Ә зур мәгънәгә ия булган бу юллар якташ язучыбыз Рәис Сафинның “Җилләр исә” шигыреннән.
Эйе, Казан арты -Арча- әдәбиятка күп язучылар, бөек шәхесләр биргән як. Күрәсең, бу төбәк үзенең табигате, халкының яшәеше белән дә әле бик күп иҗат җимешләре бирерлек һич саекмас сихри, илаһи иҗат чишмәсенә ия. Алар арасында инде шактый гына багажлысы да, һәм яңарак кына каләм тибрәтүчеләр дә бар. Республика, район газета-журналлары, язучыларның чыгарган китаплары аша без аларның ижатлары белән даими танышып торабыз, әсәрләре, шигырьләре аша үзебезгә рухи көч алабыз. Кем әйтмешли, мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигәнне хуплап, бүген мәктәптә якташларыбыз, язучы Рәис Сафин Абдуллаҗан улы, журналист Гыйлемханов Риман Солтан улы катнашында чын мәгънәсендә сихри очрашу узды.
“Авыл җирендә аренда торагы” программасы буенча төзелгән биш йорт файдалануга тапшырылды. Тантанада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова, әлеге йортларны төзегән “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев, “Кырлай” һәм “Игенче” ширкәтләре җитәкчеләре Марат Кәримов белән Марат Вахитов катнаштылар. Авылда төзелгән һәр бина, һәр йорт аның бөтенлеген арттыра, матур киләчәгенә өмет тудыра. Моннан берничә ел элек Наласа авылында яңа урамга нигез салына язган иде инде. Яшьләрне чакырып урыннарын да билгеләп йөрделәр. Тик җир өчен түләү мәсьәләсенә килеп җиткәч көймә комга терәлде. Кемнең 60–70 мең сум акча чыгарып саласы килсен инде, әле бит бу җир өчен генә, өй саласы кешене кычкыртып талау кебегрәк иде инде бу. Риза булучы табылмады, ул җирләр хәзер барыбер буш тора.
Халыклар бердәмлеге көненә туры китереп уздырылган “Зур этнографик диктант-2019” халыкара акциясенә кушылып, Арчада узган атнада этнографик диктант яздылар. Ул Россиянең 85 төбәгендә һәм 38 чит илдә үтте. Ә “Зур этнографик диктант”ның оештыручылары – Удмурт Республикасы Милли сәясәт министрлыгы һәм милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы. Бездә ул Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәмендә инде дүртенче елын үтә. “Диктант халыкның этнографик белем дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә,” – ди оештыручылар.
Төрле бәйрәмнәрдә үзебезнең авылдашлар куйган концерт-театрлар булган көнне клуб шыгрым тулы, аяк басарга да урын юк, ишекләр төбенә кадәр ачык, анда сыя алмаганнар тәрәзәдән карарга мәҗбүр. Ә бит артистлар үзебезнең арадагы кешеләр – кемдер сыер сава, кемдер тракторчы, укытучы, гади колхозчы һ.б. 6 ноябрьдә Урта Курса мәдәният йортында узган бәйрәмдә мин әнә шул елларны искә төшереп утырдым. Ата-бабаларының матур традицияләрен дәвам итә курсалар! Менә дигән итеп эшли дә, ял да итә белә алар.
Без бала чакта һәр авылның үз артистлары бар иде. Төрле бәйрәмнәрдә үзебезнең авылдашлар куйган концерт-театрлар булган көнне клуб шыгрым тулы, аяк басарга да урын юк, ишекләр төбенә кадәр ачык, анда сыя алмаганнар тәрәзәдән карарга мәҗбүр. Ә бит артистлар үзебезнең арадагы кешеләр – кемдер сыер сава, кемдер тракторчы, укытучы, гади колхозчы һ.б. 6 ноябрьдә Урта Курса мәдәният йортында узган бәйрәмдә мин әнә шул елларны искә төшереп утырдым. Ата-бабаларының матур традицияләрен дәвам итә курсалар! Менә дигән итеп эшли дә, ял да итә белә алар.