ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

– Рөстәм Госманович, ике ай зур срок булмаса да, беренче нәтиҗәләр ясарга мөмкин. Ни әйтерсез?

– Дөресен әйткәндә, арчаларның экологик культурасы болай ук түбән дәрәҗәдә булыр дип көтмәгән идек. Арча шәһәренә кыйммәтле торган евроконтейнерлар куйдык. Әмма чүпне шуңа салмыйлар, җиргә ташлыйлар. Анда нәрсәләр генә юк – бәрәңге, помидор сабаклары, агач ботаклары, алма, помидор... Ә контейнерлар буш тора. Шуларны тирә-юньне пычратмыйча контейнерга салу кыен эшмени инде? Бер авылда хәтта тирес китереп аударганнар.

Быел да Арча агросәнәгать һөнәр көллиятенең 1нче номерлы филиалы студентлары Рәдиф Галиев һәм Дамир Әсәдуллин WorldSkills чемпионатының региональ этабында “Ландшафт дизайны” компетенциясе буенча 3 урынга лаек булган. Бу уңыш уку йорты коллективы өчен гайре табигый хәл түгел, чөнки алар инде өченче ел рәттән ярыштан уңышларсыз кайтканы юк. Югыйсә, ярышларга әзерләнер өчен ныклы база да юк, шулай да тырышкач була. Укытучылар ярышта катнашу өчен мөмкинлек тудырган, кирәкле кораллар алырга җай тапкан филиал мөдире Илдар Гайнетдиновка рәхмәтле

Җомгадан башлап безнең Арча командасы көндәшләрен җиңә барды. Җиңелгәннәр елап кайтып китте... Малайлар бит әле, хис-тойгыларын яшерә алмыйлар. Бу Татарстан Республикасының хоккей федерациясе призына башланып киткән ярышлар иде. Татарстан буенча 2010 елгы хоккейчы малайлар командалары барысы – 36. Соңыннан иң көчлеләр уйнаячак. Арча Боз сараенда уйнаган 6 команда арасында Арчаның “Ракета” командасы 1нче урынны алды. 2нче – Кировның “Вятка” командасы, 3нче нәтиҗәне Кукмараның “Олимп” хоккейчылары күрсәтте.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов киңәшмәдә катнашучыларны үзара салым акчасына шәһәрдә башкарылган эшләр белән таныштырды

Бу дөрес мәгълүматмы, әллә Яңа ел алдыннан була торган чираттагы шау-
шу гынамы? Шушы сорау белән без ЮХИДИ бүлекчәсенең имтихан алу бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Нияз Бариевка мөрәҗәгать иттек.

Пешерү остасы гына түгел, авырлыкларны да башыннан кичергән, күпне күргән, туганнарыннан еракта, чит җирдә дә үз кеше булып халык арасына кереп киткән искиткеч шәхес ул. Аралашуы да бик җиңел булып чыкты. Мәкалә язганда да каләмем үзеннән үзе тәгәрәде.

Нечкә күңелле дә икән. Якыннарын, балачагын искә алганда берничә тапкыр тамак төбенә төер утырды. Ир кеше еламый, диләр. Елый ул. Аның да йөрәге бар бит. Тик ул күз яшьләрен күрсәтмәскә тырыша. Рөстәм дә бу мизгелдә яшь белән тулы күзләрен күтәрмәде.


20
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

«Бала хокук дөньясында» республика мәгълүмати - социаль видеороликлар конкурсы беренче тапкыр 2014 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән оештырылды. Конкурс инде алтынчы ел рәттән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина эгидасы астында үткәрелә. Бу юлы тантананы  Бала хокуклары Конвенциясен кабул итүгә 30 ел тулуга багышладылар.

Конкурсны оештыручылар-Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы. Конкурсны оештыручылар булып шулай ук балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе һәм «Татарстан Республикасы балалар оешмалары Советы»иҗтимагый оешмасы тора.

Ел саен бәйге Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә.

Конкурсның максаты-республикада балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен иң яхшы яктан тәэмин итү, балалар һәм яшьләрне мәгълүмати-хокукый яктан агарту, аларның социаль-хокукый активлыгын стимуллаштыру, хокукый грамоталылыкны һәм хокукый культураны үстерү, уңай рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру, шулай ук үсеп килүче буынның иҗади сәләтләрен үстерү.

30 ел тарих өчен алай зур чор түгел. Чагыштыр-
мача ерак булмаган шушы чорга сәяхәт ясап алыйк әле. Районыбызның Үрнәк бистәсендә без. Атаклы Габдрахман Ишморатов байның тегермәненә он тартты-
рырга барабыз. Аның бер тегермәне Казансу елгасында су белән, икенчесе пар двигателе белән эшли. Чират шактый, чөнки ерак авыллардан килгәннәр бирегә. Сәбәбе гади: беренчедән он тарттыру хакы чагыштыр-
мача арзан, икенчедән, чират көткән арада яңа кайнаган самавырдан рәхәтләнеп чәй эчәсең.

Габдрахман бай хуҗалыгында такта яру цехы да бар. Ул пар двигателе белән эшли, ягулыгы – пычкы чүбе, бернинди калдык калмый.

Зәвык белән эшләнгән чәчәк түтәлләре, беседкалары да бар, төрле җиләк-җимеш агачлары, куаклары үсеп утыр-ган зур бакча. Шунда ук  умарталар, күл. Зур манара сәгате вакытны санап тора, аның чаңы әллә кайларга ишетелә.

Ул саф нәселле Орлов атлары! Иң эре, затлы, елгыр һәм чыдам атлар Европа илләрендә дан тота.

13 ноябрьдә Халыкара сукырлар көнен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан безнең районда да бу көнне билгеләп үтәләр. Бу юлы да китапханәгә җыелдылар. Җыелышны район сукырлар җәмгыяте рәисе Зөфәр Зарипов алып барды.

Казаннан да кайттылар. Район оешмасы секретаре Ләйсән Зарипова бер ел эчендә эшләнгәннәргә хисап тотты. Тыңлап бетерер-
лек түгел. Эшләнгәннәрнең барысын да язган. Чыгыш тәмам булгач, Казан кунаклары үзен “Афәрин!” дип мактадылар. Күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр нинди генә конкурс, бәйгеләрдә катнашмыйлар! Шахмат, шашка ярышлары, “Без бергә!” форумы, “Салют, Җиңү!” үзешчәннәр халык иҗаты фестивале, “Супер гаилә” конкурсы, татар җыры фестивале, Луи Брайл системасы  конкурсы... Ә күпме спорт ярышлары, сәламәтләндерү чаралары үткәрелә. Катнашып кына өлгер!

Укытучы Альбина Фатыйхова тәкъдиме һәм мәктәп коллективы тырышлыгы белән биредә тәүге тапкыр телевизион каналда баручы “Тавыш. Балалар” проектының милли юнәлештәгесе узды. 

Проектның максаты – татар халкының моңын балаларга таныту, халык җырларын профессиональ дәрәҗәдә башкару иде.

ТАССРның – 100, Арчаның 90 еллыгына багышланган “Арча сандугачы” район татар халык һәм этник җырлар бәйге-фестивалендә катнашырга районыбыз җирлегендәге мәктәпләрдән 7 яшьтән 14 яшькә кадәрле 26 бала килгән.

Бәйге шартына к


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International