Районда 26 майдан 27 июньгә кадәр «Наркотикларсыз тормыш» акциясе үткәрелә.
2019 елның 21 июнендә көнкүреш туфрагында гаилә иминсезлеге һәм низагларны кисәтү мәсьәләләре буенча "кайнар линия» ачылачак.
Июнь – Сабантуйлар ае. Борынгыдан килгән милли бәйрәмебез киң мәгънәгә ия. Кайберәүләр русчага тәрҗемә иткәнчә “праздник плуга” гына түгел ул. Сука – җир сөрә торган авыл хуҗалыгы коралы. Берәү дә җирне сукалауны тәмамладым дип бәйрәм итеп йөрмәгән. Сукалаганнан соң аны тырмалыйсы, эшкәртәсе, иң мөһиме – орлыкларны җир куенына саласы бар әле. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә сабан – язгы сөрү-чәчү эшләре, диелгән.
“Ат ярышы карар өчен генә Сабантуйга киләм”, – дип әйтүчеләр бар. Кемдер адарынып, бүләген, акчасын әзерләп куя. “Атлар малай вакытларны искә төшерә...”, – дип, күзләре яшьләнгән агайлар да бар. Менә ат малы шундый ул: татарның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге...
Сабантуйда берәүләр көрәш карарга яратса, икенчеләре спорт ярышларында үзен сынап карый, өченчеләре уеннарда теләп катнаша. Моң сөючеләр сәхнә тирәсендә бөтерелә. Кемгә нәрсә ошый. Уеннарга килгәндә, ниндиләре генә оештырылмый бит аларның. Балалар өчен дә, өлкәннәргә дә. Чүлмәк вату уенына казан сөлгесе буе чират җыелган иде. Тик чүлмәкнең генә моңа исе китмәде, бик биреләсе килеп тормады. Шулай да төз бәрүчеләрдән читкә китеп котыла алмады.
Газетабызның ветеран хәбәрчесе, тамада, шигырьләр авторы, баянчы, җырчы, эшмәкәр (саный китсәң тагын ачылмаган яклары күптер әле) райондашыбыз Шәүкәт Вәлишин шушы көннәрдә 55 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
2019 елның 1 июненнән 7 июненә кадәр Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шушмабаш урта мәктәбе базасында «Азимут» чатырлы лагере эшләде. Балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен тәэмин итү өчен менә дигән шартлар тудырылган иде.
"Азимут» лагерена 11-15 яшьлек балалар кабул ителде, ял итүчеләр саны 20 кеше тәшкил итте.
Бүген Арча халкы гадәти булмаган туй кортежының шаһиты булды. Кияү белән кәләш, Руслан белән Люция Александровлар барлык туй шартларына туры китереп бизәлгән «КАМАЗ» йөк машинасына утырып ЗАГС каршына килеп туктады. Яшьләр тормышларындагы төп вакыйгаларның берсен – туй көннәрен шулай итеп билгеләп үтәргә уйлаган. Бу кызыклы идеяне, шушы йөк машинасын йөртүче кияү Руслан үзе уйлап тапкан, кәләш Люция күтәреп алган.
Кадерле яшьләр! Сезне чын куңелдән туй көнегез белән котлыйбыз! Мәхәббәтегез якты һәм чиста булсын, бик бәхетле булып яшәгез! Бер-берегезне саклагыз!!!
“Курса МТСы” ширкәтенең Алан авылы егете Рәмис Шәрәфиев узган ел район сабанчылары бәйгесендә җиңүче булган иде. Быелгы ярыш аның туган авылы басуында уза. Рәмиснең тормышында узган елгы бәйгедән соң зур үзгәрешләр булган, өйләнгән, яшь гаиләләргә булышу программасы буенча йорт җиткереп килә.
Район башлыгы Илшат Нуриев 2018–2019 уку елында республика күләмендә уңышка ирешкән көрәшчеләр белән очрашты. “Сабантуйлар алдыннан көрәшчеләрнең абруе тагын да арта”, – дип елмаеп күреште алар белән район башлыгы.