ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2019 ел
җомга

Арчада яшьләр үзәге булачак. Ә ул нинди булырга тиеш? Шәһәр яшьләре аны ничек күз алдына китерә? Фикерләшеп, уртак бер карарга килү максатыннан төрле өлкәдә эшләүче яшьләр, студентлар, укучылар белән очрашу узды. Яшьләр белән эшләү өлкәсендә тормыш тәҗрибәсе тупларга өлгергән өлкәннәр дә кызыксынып, шулай ук киңәшләрен җиткерергә теләп килгән иде. Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков катнашты.

2019 елның 1 гыйнварыннан Россиянең 4 төбәгендә “Һөнәри керемгә салым” дигән яңа салым режимы эшли башлады. Аның төп бурычы – үзмәшгуль кешеләр өчен салым салуда тәртип булдыру һәм салым процессын җиңеләйтү. Элек андый кешеләр өчен ике юл бар иде: эшне яшерү яки шәхси эшмәкәр булу.

Мәрхәмәтлек үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге мөдире Нурсөя Дәүләтшина белән очрашып торабыз. Комиссия утырышларында катнашабыз, күп балалы һәм имин булмаган гаиләләргә чыгып китәбез... Аның белән эшләве рәхәт. Ачык итеп гәпләшер, сорауларга һәрвакыт җавабы булыр, әти-әниләр, балалар белән дә җайлы итеп сөйләшер. Чын мәгънәсендә педагог һәм психолог ул. Бәйрәмнәре уңаеннан редакциягә кунакка чакырдык үзен.

Балалар өчен көтеп алынган җәйге каникуллар башланды. Аны ничек күңелле генә түгел, файдалы да итеп үткәрергә? Район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Ринат кызы Галимова белән без шул хакта сүз алып бардык.

Арча педагогика көллияте студентлары, 6нчы мәктәп каршындагы лагерьга йөрүче укучылар, 9нчы балалар бакчасы нәниләре 3 июнь көнне Америкадан килгән кунаклар белән очрашты.


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

28 майдан 2 июньгә кадәр Анапа шәһәрендә юниорлар арасында таэквондо  буенча Россия беренчелеге узды .

Беренчелектә катнашкан 56 регион арасында Татарстан Республикасы җыелма командасы жыелма 35 нче урынын алды. Республика җыелма командасы составында " Арча» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Габдрахманов Ислам (тренеры Газинур Борһанов) да чыгыш ясады.

Татарстан  Республикасы Арча  районының  «Курса МТСы» ҖЧҖ базасында   гадәттәге   «Иң яхшы  сабанчы -2019» конкурсы  узды.  Чарада  район  башлыгы    Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов, Арча  районының  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы     Ренат Гатиятов,  хуҗалыклар  җитәкчеләре  һәм  белгечләре  катнашты.  


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Балаларны яклау көне уңаеннан “Казансу” паркында балалар сабантуе узды. Рәхәт, матур бәйрәм булды ул. Бер генә бала да читтә калмады, туйганчы уйнады, биеде, җырлады, көлде, күңел ачты. Арча Мәдәният йорты, китапханә, Укучылар сарае, сәнгать мәктәбе, спорт мәктәбе, район мәгариф идарәсе, Казан арты тарих-этнография музее – барысы бер булып шундый бәйрәм ясадылар. Парк ул көнне балаларның шатлыклы авазыннан гөрләп торды.

Түбән Аты, Урта Аты, Урта Сәрдә авылларында булдык. Безне олы юл буенда Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Резедә Батталова каршы алды. “Бу хезмәттә ике ел. Безнең җирлеккә дүрт авыл – Урта Аты, Түбән Аты, Урта Сәрдә, Колачы авыллары керә”, – диде ул.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча видеоконференция режимында Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясе утырышы булды. Анда җәяүлеләр һәм транспорт белән идарә итүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм пассажир, мәктәп автобусларын куркынычсыз файдалану турында сүз барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International