ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

25 сентябрьдә Арчада «Арча» спорт комплексы мәйданчыкларында сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында Татарстан Республикасы Волейбол Федерациясе Президентының V Кубогы тәмамланды.


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

«Казан арты» музее тарихи хәтер проекты кысасында Бөек Ватан сугышы чорында үскән шәхесләрнең истәлекләрен туплау дәвам итә. Бу юлы РСФСР Халык мәгарифе отличнигы, ТАССРның атказанган укытучысы, озак еллар Арча педагогика колледжы директоры булып эшләгән Сәгъдиев Илдус Габдрахман улы белән очраштык.

Урак белән иген урган заманнарда безнең тапкыр ата–бабаларыбыз шулай дип әйтә торган булган. Басулардагы ашлыкны бетергәч алар җиңел сулап куйган, ә көлтә ташуны инде авыр эшкә санамаганнар.

Беркөнне редакциягә Арча районы архив секторы мөдире Лена Сабирова килеп керде. “Безнең архив эше турында языйк әле, халыкка, оешма, предприятиеләргә архивның әһәмияте турында аңлатасы иде”, – дип мөрәҗәгать итте ул.

Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссары Алмаз Борһанов һәм район социаль яклау бүлеге вәкиле Курск дугасы сугышында катнашкан Иске Кырлайдан Әнвәр Камаловның һәм Арчада яшәүче Халисә Гафурованың хәлен белделәр, аларга Рәхмәт хаты, күчтәнәчләр тапшырдылар. Ветераннарның икесенә дә 94 яшь. Дәһшәтле сугыш елларын искә төшереп утырдылар. “Хәзер тормыш бик рәхәт, яшәргә иде әле”, – диделәр. Без шушы көннәрдә Әнвәр абый Камалов турында язып чыккан идек инде. Бүген сүзебез Халисә апа Гафурова турында булыр.

Сәхнә кешене танымаслык итеп үзгәртә, тамашачы алкышлары аңа дәрт өсти. Артист халыкка рухи азык кына биреп калмый, залдан килгән энергия белән үзенә дә рухи байлык туплый. Кайвакыт авырган, кәеф булмаган чакларда да чыгыш ясарга туры килә. Әмма сәхнәгә тамашачы каршына чыгу белән аларның барысы да онытыла.

20 сентябрьдә муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев рәислегендә Татарстан Республикасы бюджетына салым бурычларын киметү чараларын тормышка ашыру буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Утырышта районның финанс–бюджет палатасы, 5 номерлы районара салым инспекциясе, суд приставлары хезмәте, “Россия почтасы” филиалы вәкилләре катнашты.

Хәрби хезмәткә чакырулычы гражданнарның хокукларын яклау максатыннан 2018 елның 5 октябрендә "кайнар линия" телефоны эшләячәк.


21
сентябрь, 2018 ел
җомга

19 сентябрьдә район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов җир эшкәртүдә әйбәт нәтиҗәләргә ирешеп эшләүче “Игенче” һәм “Аю” ширкәтләре механизаторлары Илдус Касыймовка һәм Әхтәм Зариповка район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, акчалата бүләкләр тапшырды.

Ирекле халык дружиначыларына республикада зур игътибар бирелә. Безнең районда да бүгенге көндә 20 отрядка 205 халык дружиначысы бар һәм алар уңышлы гына эшләп тә килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International