ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2024 ел
дүшәмбе

2024 ел, 27 август 27 августта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән томан көтелә.

 

Татарстан Республикасы территориясендәге урманнарның янгын куркынычы фаразы 2024 елның 27 августында Татарстан Республикасының күпчелек территориясендә урманнарның 3 класслы янгын куркынычы көтелә

 

 Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:

 

 Томан вакытында:

 

Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.

Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була.

Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.

 Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк.

Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.


25
август, 2024 ел
якшәмбе

Быелгы урак өсте җиңелләрдән түгел. Ярый әле  соңгы көннәрдә күк йөзе ачылып китте. Җәй төгәлләнә, көзгә керәбез

Синоптиклар сентябрь уртасына кадәр шундый һава торышы вәгъдә итәләр. Әмма көн үткән саен югалтулар да арта.

Ашлык көшелләрдә озак ятмый, вакытында эшкәртеп, киптереп, урнаштырып баралар

Узган гасырның 70нче еллары. Район газетасы мөхәррире урынбасары Равил Вәлиев, мин, шоферыбыз Мәсхүт абый белән Арча элеваторына төшеп барабыз.

Машинабыз гади генә түгел – руле уң якта, ул чит илгә чыгару өчен эшләнгән булган, ничектер безнең редакциягә килеп эләккән...

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Укучылар, аларның әти-әниләре, укытучылар өчен “урак өсте” башланды

Соңгы елларда мәгариф системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Бүгенге заман таләбе – ул белемле, тәрбияле, тормыш авырлыклары алдында югалып калмый торган, бар яктан әзерлекле, тиешле карар кабул итә белүче, көндәшлеккә сәләтле мөстәкыйль шәхес тәрбияләү. Районыбызның мәгариф учреждениеләре яңа уку елын нинди уңышлар, бурычлар белән каршы ала?

16 август көнне махсус хәрби операция барган зонага контракт төзеп Чулпан авылыннан Хәмзә Мусин китте

Ерак юлга кузгалыр алдыннан аның белән безне йорты янында Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев очраштырды.

Кулына повестка китереп тоттыргач, Фәрхад Газизуллин: “Алып килгәннәр

икән, димәк, барам”, – ди.

Әлеге вакытта Фәрхад алгы сызыкта. “Ике-өч көнгә бер булса да безгә хәбәр бирергә җаен таба”, – диде әнисе Фәридә ханым.

Хатларны газета укучыларыбыз яратып укый. Әмма хәзер бик язмыйлар

гына. Ник?

Шушы сорауны биргәч, бер газета укучыбыз болай диде: “Элек эше дә күп булган, бар нәрсә кул белән эшләнгән, ә хәзер тормышлар бик рәхәт, керне машина юа, идәнне тузан суырткыч чистарта, хәтта юа, терлек тә асрамыйбыз, бәрәңге дә үстермибез, ә хат язарга вакыт юк, дөресрәге теләк юк”. Ник? “Әллә без хәзер акыллымы икән? – дип, сөйләшүне дәвам итте әңгәмәдәшем. – Элек беркатлы, хыялый  булганбыз. Утырып хатлар язганбыз... Ә хәзер...”.

24 августта Арчада яшәүче Мифтаховлар алтын туйларын уздыра

Гали абый Альмира апаны тәүге тапкыр 1966 елда күрә.

Наласа егетенең район “Сельхозхимия“ берләшмәсендә эшләгән чагы бу. Җизнәсенең төп йортына йомыш белән сугыла. Ә ул йортта педагогика училищесында укучы кызлар фатирда тора икән.

Арча Казансу паркында ял һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп

Волейбол, футбол, баскетбол, теннис уйныйсыңмы, тренажерларда шөгыльләнәсеңме – рәхим ит, махсус мәйданчыклар бар. Йөрисең, йөгерәсең килсә дә – юллар сине көтә.

Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсе терапевты, эндокринологы Индира Урманова.

– Яңгырлар явып, гөмбәләр үсеп тора. Гөмбәчеләр яңгыр яуса сөенә. Уңышны җыеп, тозлап, маринадлап торалар. Гөмбәсе дә гөмбәсе, тәмле дә соң! Әмма агулану хәтәрлеге дә бар. Индира Зөфәровна, быел районда агулану очраклары булдымы?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International