Наласа авылында яшәүче Илдус Насыйбуллин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Венгриядәге сугышчан хәрәкәттә катнашкан ул. Анда күргәннәрен берәүгә дә сөйләми, әмма шул куркыныч көннәр әле дә йөрәгендә саклана.Юбилеена туганнары, якыннары да кайткан иде.
Кинотасмаларны алды-артлы җилкәгә күтәреп, иң яхшы фильмнарны гына алып кайткан
Кешеләр бар да бер төрле генә булып яратылсалар, һич тә күңелле булмас иде, дип язганым бар иде инде. Менә шәһәребездә яхшы таныш Тәнзилә Закированы гына алыйк.
Бер йортта өч буын яши. Өлкәннәр балаларына гына түгел, оныкларына да үрнәк.
Узган шимбәдә Арча ЗАГСында Арчадан Флюра һәм Булат Галиуллиннар зөбәрҗәт, уллары белән киленнәре Айрат һәм Гүзәлия фарфор туйларын билгеләп үтте. Бер көндә ике юбилей!
Матур пар. Алардан яктылык бөркелә. Ярты гасыр элек гаилә корган ир белән хатын димәссең дә. Күзләре яна, йөрәкләрендә мәхәббәт ялкыны дөрли.
Чулпан авылында яшәүче Нина Степановна белән Сергей Матвеевич Чаптаровлар алтын туйларын Арчаның ЗАГС бүлегендә билгеләп үтте.
Бүгенге мәгариф системасы, аның көчле һәм йомшак яклары, кадрлар проблемасы, уку-укыту, тәрбия мәсьәләләре
Укытучылар бәйрәме алдыннан өлкән һәм яшь буын педагоглары һәм булачак укытучылар арасында кара-каршы сөйләшү узды.
Медицина белгечләре киңәшләрен тыңласак, Алла боерса, йөрәгебез дә озак яшәр
Арчага Казан дәүләт медицина университетыннан госпиталь терапиясе кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы, Казанның 7нче хастаханәсе баш табибы урынбасары Зөлфия Ким кайтты.
Арча үзәгендә кибетләр янында медицина машинасында гриппка каршы вакцина ясадылар.
Машинада табиб-инфекционист Полина Владимировна Климина да бар иде. Арча үзәк хастаханәсенең яшь табибы белән таныштык. Бик ачык табиб. Казаннан укып бетереп кайткан. Эшен ярата. “Гриппка каршы иң нәтиҗәле чара вакцина, – дип аңлатты яшь белгеч.
23 сәгатьтән соң. 17 октябрьдә 18 сәгатькә кадәр. 2023 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 15-20 м/с көчле көньяк-көнбатыш җиле көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
Шахмат мине күп нәрсәгә өйрәтте. Әле дә мин шушы тәгълимат буенча яшәргә тырышам
Мине районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Идел буе беренчелегенә Самара өлкәсе Сызрань шәһәренә өлкәннәр арасындагы (60+) шахмат ярышына җибәрде, – дип сөйләде Марсель Хәлилов.
Арча Укучылар сараенда “Арск. Шахмат“ проекты кысаларында “Шахмат буыннарны берләштерә“ дип аталган турнир уздырылды. Анда балалар ветераннар белән очрашты.