6 октябрьдә район шахмат клубында өлкәннәр декадасына багышлап шахмат турниры үткәрелде. Анда Арча һәм төрле районнардан 32 шахматчы катнашты. Араларында Россия, Татарстан күләмендә җиңүләр яулаган спортчылар да бар иде.
Арча район Мәдәният йортында 5 октябрь көнне Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Күңел күзе күргән кешегә октябрь ае да бик ямьле. Ул балан, миләшләргә карасаң авыздан сулар килә. Җимешләре генә түгел, яфраклары да алтынсыман.
Әле шушы көннәрдә генә шәһәребезнең Шәрык бистәсе өстендә җәй көне дә күрә алмаган салават күпере пәйда булды, нинди матур күренеш!
2023 елның 16 октябрендә 10 сәгать 50 минутта «Татарстан Республикасы МДМС» Федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән давыл турында кисәтү килде: «2023 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә төнлә 15-19 м/с, көндез һәм кичен 09 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр бик көчле җил 15-20 м/с, җилләр көтелә 25-28 м/с.
2023 елның 13 октябре 2023 елның 13 октябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 15-20 м/с, төнлә урыны белән 24 м/с кадәр көчле көньяк-көнбатыш җиле сакланачак. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
8 октябрь – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне
Бәйрәм уңаеннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Татарстанда, башка төбәкләрдәге кебек үк, милеккә хокуклары күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән хокук ияләрен ачыклау буенча эш алып барыла
Кайбер торак пунктларда идарәче компанияләр фатир хуҗалары торакка милек турында документ күрсәтергә тиеш, дигән белдерүләр урнаштырган. Ә кайберләре хәтта документлар белән күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк булган срокларны да билгеләгәннәр.
Авылларда шундый кешеләр күбрәк булса иде, дигән уй белән киттек Чиканастан
Чиканас авылының төзеклегенә, матурлыгына сокланып кайттык. “Бу авылда тырыш кешеләр күп, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. – Булдыра алган һәркем нәрсә белән булса да шөгыльләнә“.
Район Советының утырышлар залында балигъ булмаган балалар арасында хокук бозуларны булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең утырышы булды.
Утырышны комиссия рәисе Эльвира Вафина алып барды. Балаларның хәвеф-хәтәрсез юлларда йөрүләре, сәламәт тормыш рәвеше алып барулары, ут белән шаяруга юл куймыйча исән-имин үсүләре турында сүз барды.
Районыбызда Өлкәннәр көне “Безнең яшьлек җырлары” дип исемләнгән ретро-концерт белән башланып китте
2 октябрьдә Арча район Мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеген ачу тантанасы узды.