ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Эльмира Мөхәммәтшина 33 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган тәҗрибәле педагог

Мин аны беренче тапкыр моннан берничә ел элек күрдем. 2019 елның кышы иде ул. Арчадан безне Эльмира Мөхәммәтшина машинасына утыртып, Кәче мәктәбенә башлангычларны укыткан Рида апа Миннебаеваның 80 яшьлек юбилеена алып төште.

 

Үрнәктә яшәүче, гомере буе Лесхоз училищесында физика фәнен укыткан Рифат абый Гаттаровка 85 яшь тулды

Чыгып киттек Үрнәккә! Укытучы кеше укытучы кеше инде, Рифат абый безне костюм-чалбар, ак күлмәктән каршы алды. Һәрвакыттагыча елмаеп сөйләшә. Тумышы белән Урта Пошалым авылыннан. 


10
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 11 октябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

 


9
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген музеебызда "Туган ягым - яшел бишек" проекты кысасында Ветераннар Советы белән берлектә "Тукай безнең күңелләрдә" интеллектуаль уены узды.


6
октябрь, 2023 ел
җомга

Махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбыз безнең теләктәшлекне һәрчак тоеп торырга тиеш.

25 сентябрьдә район башлыгы Илшат Нуриев авыл җирлекләре, оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

Кеше бал корты белән үзе барлыкка килгәннән бирле үзара бәйләнештә тора.

Быел сентябрь ае кайбер җәйләргә караганда да җылырак килде. Баштарак бал булмады, дип зарланырга ашыккан умартачылар “Люцернаның икенче катыннан елдагы балны җыйдылар“, – дип куаныштылар.

Арча стадионына төшкәнегез бармы? Көзнең матурлыгы!

Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов йөгерү ярышларын кайчан оештырасын белә! 48 башлангыч профсоюз оешмасыннан 198 кеше ярышта катнашты. Хатын-кызлар һәм ир-атлар 40 яшькә кадәр һәм 40 яшьтән соң дүрт төркемдә йөгерделәр.

Кызылъяр авылында йорты янган Гөлсинә апа үлемтекләр, сандык калды, дип бик өзгәләнде...

Татарстан профсоюзлары оешуга сентябрьдә 103 ел булды

Шул уңайдан без район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе, район профсоюзлар координацион советы рәисе Вакыйф Харисов белән сөйләштек.

Бүгенге әби-бабайларга алай дип дәшә торган да түгел. Кайберләре янында әле: “Яшьләрең бер кырыйда торсын”, – диярлек

Өлкәннәр көне уңаеннан Арчада “Автобабай-2023”, “Автоәби-2023” ярышлары үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International