Казанның Дәрвишләр бистәсендәге Казан психоневрология интернатында күркәм традиция сакланып килә.
Инвалидлар атналыгында татар җырчылары бирегә килеп, үзләренең иң матур җырларын бүләк итәләр.
2022 елның 15 декабрендә балаларга өстәмә белем бирү хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы буенча «Арктур» республика конкурсының финал этабы булды. Татарстан Республикасында Конкурс беренче тапкыр үткәрелә.
Конкурсны оештыручылар-Гомумроссия мәгариф профсоюзының Татарстан республика оешмасы, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Мәктәптән тыш эшләр республика үзәге.
Гражданнарның хезмәт хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" телефоны
2022 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил гражданнарның хезмәт хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, «Мәрхәмәт-Милосердие»Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатачак.
Иҗтимагый палатада Татарстан Республикасында газификацияләүнең төбәк программасы кысаларында «Кайнар линия» уздыру дәвам итә, аларда гражданнарга Татарстан Республикасы торак пунктларында, шул исәптән коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә программаны гамәлгә ашыру срокларына, шулай ук халыкның социаль якланмаган катламнарына газ үткәрү һәм җиһазлар урнаштыру буенча ташламалар бирү шартларына кагылышлы 200 гә якын җавап бирелде.
Әлеге бәйрәм соңгы елларда матур традициягә әверелде, без аны көтеп алабыз.
Быелгысын үткәрү буенча төрле фикерләр булды, – диде район башлыгы Илшат Нуриев үзенең котлау сүзендә. – Күргәнебезчә хәл катлаулы, безнең районнан да өлешчә мобилизация, контракт буенча хәрби бурычларын үтәүче ир-егетләребез шактый. Без аларга мөмкин булган ярдәмне оештырып торабыз, исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.
Без Фәния Гыйльмиева белән Кәче фермасында очраштык. 30 ел фермада сыерлар сава.
Үзем белән таныштыргач, “Сез минем улым Илнур турында яздыгыз, шуннан беләм мин сезне”, – диде ул якын итеп. Алдынгы савымчы Фәния Гыйльмиева белән шулай танышып киттек.
Яңа гына Халыкара бала хокуклары көне булып үтте.
Шул уңайдан район опека бүлеге белгечләр белән утырыш үткәрде. Район хакимияте залында үтте ул. “Әлеге утырыш буласын алдан хәбәр иттек, - диде район опека бүлеге җитәкчесе Рафия Яруллина. – Арча муниципаль районы сайтына белдерү элдек. Сораулар белән мөрәҗәгать итә аласыз дидек”.
Кайсы гына һөнәрне алсак та, аңа юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салынган.
Укытучылар үзләренә барлык сыйфатларны туп-лаган кебек: алар сабыр да, тырыш та, җитез дә, үҗәт тә, акыллы да, усал да, төгәл дә, зирәк тә.
Арча районының яшь активистлары “Социаль проектлаштыру, идарә итүне планлаштыру, социаль программалар” дигән семинарда катнашты.
Ноябрьнең өченче атнасы ел да юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Һәм традиция буенча ел да Арча беренче номерлы урта мәктәбенең Лилия Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге яшь юл хәрәкәте инспекторлары хәтер акциясе үткәрә. “Хәтер күгәрченнәре” дигән шундый чара быел да булды. Балалар машиналарны туктатып, руль артында утыручы өлкәннәрне юлда сак һәм игътибарлы булырга өндәделәр. Чөнки өлкәннәр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаучылар да очрый. Ә бу һәлакәткә китерә һәм еш кына аяныч тәмамлана.