“Илһам алам күңел чишмәсеннән” дигән бәйрәм тантанасы Гариф Ахунов исемендәге әдәби премияне тапшыруга багышланды.
Бу бүләк районда 2009 елда булдырылды. Ул 15 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләргә әдәбиятта ирешкән уңышлары өчен тапшырыла.
Арча Мәдәният йортында “Тулган ай күк түгәрәктер әнкәйле дөнья гына!” дигән исем астында бәйрәм концерты узды.
Мөмкинлекләре чикле булып та, чиксез мөмкинлекләргә омтылып яшәүче Дима Пиговаевның беренче тапкыр җырлавын быелгы җәйдә Сөрдедә узган “Авыл бәйрәме”ндә ишеттем.
Килеп керүгә исем китте: спортзал умарта күчедәй гөж килеп тора.
Арчаның 6нчы мәктәбе спорт залы көрәшче малайлар белән тулган, ике келәмдә көрәш бара, көрәшчеләрне куәтләп кычкыралар, тренерлар бер урында басып тора алмый, ярышны алып баручы нәтиҗәләрне игълан итә – мәш киләләр.
Салкын кышка кергәндә көннәрне нәрсә яктырак һәм җылырак итә? Ул – Әниләр бәйрәме.
25 ноябрьдә Арча муниципаль районының Иҗтимагый советы утырышы булды.
Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.
Утырышны Иҗти-магый совет рәисе Надия Мифтахетдинова ачты һәм алып барды.
Кабул итүгә алдан +7(843)236-41-80 телефон номеры буенча язылып керергә мөмкин(вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) .
Музей хезмәткәрләре һәрвакыт өлкәннәргә игътибарлы, аларны хөрмәт итеп яшибез һәм эшлибез. Бүген бездә кунакта өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында яшәүче абый-апалар булды.
«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар Алексей Толстойның «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» әкияте буенча куелган театраль тамашада катнаштылар.
Бүген Үзәк китапханә базасында Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев мөмкинлекләре чикле балаларның әти-әниләре белән очрашты.