Хисап җыелышында Арча районы мәдәният учреждениеләренең 2021 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.
Гадәттәгечә ул бай һәм эчтәлекле күргәзмә белән танышудан башланды.
Машина хуҗалары чит районга барырга мәҗбүр. Җайлы иде, Арчада гына иде. Халык турында кайгырту шушы буламы?!
“Арчага машинаны алып килдек, – дип яза машинага техник карау үткәрергә тилмереп йөрүче Илсөя (хат ахырында үзен шулай дип куйган). – Техник карауның срогы бетеп килә иде. Барсак, шаккатып карап тордык. Ябылган икән ич техник карау пункты! Арчадагы халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар берсе артыннан берсе ябылып тора. Шундый зур Арча шәһәрендә “техосмотр пункты” да калмасын әле! Балтачка барыгыз, диделәр. Арчадагысын нәрсәгә яптылар икән? Газетада да язылмады “ябылды” дип. Шушы сорауга җавап бирегез әле, зинһар өчен”.
12 февральдә райондашларыбыз “Россия чаңгы юлы – 2022” ярышларына кушылды.
Әлеге матур чара Арча стадионында күңелле рухта үтте. Иртәдән үк стадионда яңгырап торган музыка ярышларга килүчеләргә бәйрәм рухы өстәде. Ә “Татар радиосы” мөхәррире Рамил Шәрәфиев бәйрәмне онытыл- маслык итеп алып барды.
Зәвыклы тышкы кыяфәт, төз буй-сын, чем кара чәчләр, мәңге яшел чыршы ылысларыдай куе яшел күзләр. Серле елмаю... Сүзем музыкант дустым – Айбулат Харисов турында.
РФ Конституциясенең 33нче маддәсе нигезендә, Россия гражданнары дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына үзләре мөрәҗәгать итәргә, шулай ук шәхси һәм күмәк мөрәҗәгатьләр җибәрергә хокуклы.
Җәмәгать суды тагын өч кешенең эшен карады һәм өчесенә дә утызар мең сум штраф салды.
Узган җомгада бүлмәдәге телефон шалтырады. Телефоннар шалтырый инде алар. Әмма редакциядә ничә еллар эшләп мондыен ишеткән юк иде әле: “Папа, я в аварию попал!” – дип шалтыратучы ир-егет. Үзе үксеп елый бу. “Сез дөрес эләкмәдегез”, – дим тегеңә. Шулай да бөтен тәннән электр тогы үткәндәй була. “Как не правильно попал? Я же твой внук!” – дип дәвам итә елак егет.
Сөй халыкны,
Сөй халыкның дөньясын
Габдулла Тукай
Торак йортларга янгынны белгертүче прибор куярга кирәк. Экспертлар да моны раслый. Янгыннар килеп чыккан очракта кешеләрнең үлемен булдырмау, янгынга җәелергә ирек бирмәү максатыннан эшләнә бу.
Тормыш без дигәнчә генә бармый шул. Гаилә корасың, беренче балаңны кулыңа алырга хыялланасың, ул ашкынып тавыш бирә һәм...