Арчаның 5нче гимназиясендә районның иң яхшы отряд әйдаманын ачыкладылар.
“Искиткеч әйдаман” отряд әйдаманнары республика бәйгесенең район этабында 13 әйдаман катнашты. Алар үзләре белән таныштырды һәм иҗади осталыкларын күрсәтте. Барлык катнашучылар да лаеклы чыгыш ясады.
2022 елның 2 мартында, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, гаилә-көнкүрештә көч куллану, хатын-кызлар сәламәтлеген саклау, хезмәт хокукларын үтәү, балаларны белем бирү учреждениеләренә урнаштыру, балалы гаиләләрне социаль яклау һәм социаль тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча «Хатын-кызлар соравы» темасына «Кайнар линия» үткәреләчәк.
Районның иң ерак читендә урнашкан Шурабаш, Шура, Яңа Сәрдә, Байкал авылларын берләштергән “Заря” хуҗалыгы оешуга быел апрельдә биш ел тула.
Мин бер таныш хатынның социаль челтәрдәге битендә бик тә кызыктыргыч хәбәргә тап булдым. Ышандырырлык җаваплар да бар. Менә нинди хәбәр ул.
Газетабызда чыккан “Алар да бит безнекеләр!” язмасы хәтер һәм сугыш батырлары темасын алга таба да яктыртыр өчен тагын бер этәргеч булды.
Арчада узган “Ел тәрбиячесе – 2022” бәйгесенең зона этабында районыбыз данын Арчаның 1нче балалар бакчасы тәрбиячесе Дарья Лесенко һәм Арчаның 4нче балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хаматуллина яклады.
Хәзер күңел төшенкелегенә бирелүчән кешеләр күбәйгән кебек. Элек тормыш никадәр авыр булса да бауга менмәгәннәр, ә хәзер?
Рәмзия Шәехова язган хатын редакциягә үзе кертеп чыкты. Хатны укып чыккач, бик матур хат язгансыз, алга таба да язып торыгыз дип, улы турында да сорашмый кала алмадык.
15 февральдә илебез совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен билгеләп үтә.
Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен беләләр
Районыбызда ел саен Әфганчылар көне алдыннан “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасы әгъзалары вафат булган әфганчыларның каберләрен зиярәт кылып, аларның әти-әниләре яки тол калган хатыннарының хәлен белеп кайтуы матур гадәткә керде.
“Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” дигән район гаилә фестиваль-бәйгесенең чираттагысы Сикертәндә булды.