ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2022 ел
җомга

Арчаның “Чишмәкәй” 10нчы балалар бакчасында ел саен февраль аенда герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу кичәсе оештырыла.

Ел саен “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры алдыннан Арча балалар сәнгать мәктәбендә “Арча йолдызлары” район бәйге-фестивале үткәрелә.

Традицион рәвештә берничә ел рәттән оештырылып килүче Яңа Кенәрдәге хоккей турнирының быелгысы 20 февральдә узды. Яңа Кенәр, Шушмабаш, Субаш Аты, Хәсәншәех, Зур Сәрдек (Кукмара), Аш Буҗи (Кукмара) командалары үзара көч сынашты. 

Шушы көннәрдә Арча станциясе, Тукай урамында яшәүче Гарифә һәм Гаптелфәрт Мөбарәкшиннар алтын туйларын билгеләп үтте.

Айван авылында яшәүче Әлфинур апа Миннебаева шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Узган шимбәдә “Арча” спорткомплексында район беренчелегенә волейбол турниры узды.

Бактың исә, күршебездә генә, Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәтеп, орден-медальләр белән бүләкләнгән геройның гаиләсе яшәгән икән.

Арча районы буенча “Тоннель” оператив-профилактик операциясе даими рәвештә үткәрелеп килә.

Кенәр юлында соры көртлекләрне машина таптап киткән, дигән хәбәр килгәч алар өчен борчылып йөри идем. Беркөнне үткәндә үзләрен очраткач шатландым. Дөрес, ишләре кимегән, әмма табигать мондый очракларны күздә тотып, үзенең җан ияләрен саклау чаралары күргән. Мәсәлән, шул ук соры көртлекләрнең бер пары гына да язга кадәр исән-имин кышлап чыкса, аларның саны ун тапкырдан да күбрәк артачак, бер ана көртлек 25–26 йомырка сала һәм чебиләрен үстерә.

Әти хакы... Бу төшенчәне ничек аңларга? Әти хакын ничек хакларга?... Аның өчен ниләр эшләргә кирәк? 

Уйларым белән аларга җавап эзлим. Әлеге төшенчәнең асылын бик тә аңлыйсым килә. Әни хакы, күрше хакы  дигәнне күп тапкырлар ишеткәнем бар. Әни белән әти аерылгысыз бит, гаиләдә матур итеп яшәү, бәхетле бала булып үсү өчен безгә икесе дә бертөрле кирәк, бер дәрәҗәдә кадерле бит!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International