ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Без “Арча” спорт комплексында таэквондо һәм хапкидо секциясендә шөгыльләнүче балаларның уңышларын ишетеп торабыз.

Арчаның өченче номерлы башлангыч мәктәбе–балалар бакчасында Геройлар көнен билгеләп үттеләр.

Бу көнне 3В сыйныфында батырлык дәресе булды. Герой кем ул һәм нинди була?  Укытучылары Йолдыз Хәкимова белән укучылар шул сорауларга җавап эзләделәр, герой-пионерларны искә алдылар, үзебезнең районнан чыккан Геройларны барладылар.

Районыбызның Яңасала фельдшер-акушерлык пункты мөдире Азалия Борһанованы хезмәт юлындагы зур сөенече белән котлыйбыз.

Быелгы елның август аеннан бирегә килеп эшли башлаучы белгеч “Земский фельдшер” программасы буенча 500 мең сум акча алды.

Татарстанда “Кар десанты” Бөтенроссия патриотик волонтерлар акциясе уза.

Түбән Мәтәскәдән Нурзидә Гафиятуллина шатлыклы хәбәре белән уртаклашты. Авылда җәяүлеләр күперен эшләгәннәр.

Шул сөенечтән безнең белән сөйләште. Чыгып киттек Түбән Мәтәскәгә!

Арчадан Зиннур Тимергалиев һәм Казанбаштан Гөлара Шәрипова “Болгар” радиосының милли музыкаль премиясенә лаек булдылар.

Арча район Мәдәният йортында Рамил Курамшин исемендәге VIII республикакүләм гармунчылар һәм баянчылар бәйгесе булды.

Инвалидлар ункөнлегендә район башлыгы Илшат Нуриев инициативасы белән  “Йөрәктән-йөрәккә” дигән шәфкатьлелек марафоны үтте.

Яңа Кенәрдә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр концертын карап кайттык.


21
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Арча шәһәрендә яшәүче 40 яшьлек Фәнис Гыйлаҗев быел 18 август кичендә шәһәрнең Совет мәйданыннан үткәндә эскәмиядә утырган ир кешене күрә. Янына килеп аннан акча таләп итә башлый. Тегесе бирүдән баш тарта. Шуннан Гыйлаҗев моның битенә суга, чалбар кесәсеннән 8 мең сум акчасын алып китеп бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International