2021 ел тәмамланып килә. Шомланып каршы алсак та, алай бик начар ел булды, дип әйтергә тел бармый. Тарихны белүчеләр моннан 100 ел элек булган вакыйгалар кабатлана күрмәсен, дип теләде бу елга кергәндә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Казан шәһәрендә атна саен үткәрелгән ярминкәләрдә Арча районының яхшы әзерлек белән катнашуын билгеләп үттеләр.
Узган атнада Арча балалар сәнгать мәктәбендә булган тагын бер чара – “Тавыш. Балалар.” проектының гала-концерты.
ТАССРның – 100, Арча районының – 90 еллыгы уңаеннан 2019 елда ук башланып киткән әлеге проект кысаларындагы “Арча сандугачы” район татар халык һәм этник җырлар бәйге-фестивале быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан дәвам итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2021 елның 8 декабреннән “Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында” карар (№1194) кабул ителде.
Сезне ихлас күңелдән иң шәфкатьле һәм куанычлы бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм!
Әлеге бәйрәм һәркайсыбызның тормышында аерым урын алып тора. Елның иң салкын вакыты булуга карамастан – бу чын мәгънәсендә җылы, гаилә бәйрәме. Ул якын кешеләр белән аралашуның эчкерсез булуы белән җылыта, игелекле өметләр уята.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Салкынга бирешмәс өчен, урамга чыкмаска, балаларны, йорт хайваннарын урамда озак йөртмәскә һәм транспортта ерак араларга бармаска кирәк.
Шунысы гаҗәп, Арча районы сөт җитештерү буенча әлегә республикада алдынгы урыннарга чыга алмаса да, безнең белгечләр конкурсларда дан тота.
Район Иҗтимагый советының күчмә утырышы булды.
Надия Мифтахетдинова җитәкчелегендәге совет әгъзалары Урта Курса, Сеҗе авыл җирлекләрендә урнашкан мәчет, мәгариф, мәдәният объектларында булдылар, аларның эше белән таныштылар.
Район башлыгы Илшат Нуриев 14 декабрьдә районның селекция-нәсел хезмәте җитәкчесе Җәмһәрия Зарифуллинаны юбилее белән котлады, озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйтте.
2021 елның көзге чакырылышында соңгы төркем егетләр армия сафларына китте.
Традиция буенча бу уңайдан Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатта тантаналы озату кичәсе булды. Егетләрнең әти-әниләре дә чакырылган иде. Район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.