24 декабрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район башлыгы Илшат Нуриев Арча шәһәрендәге өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, бәйрәм күчтәнәчләре бүләк иттеләр.
Ел ахырында агрономнар да үз эшләренә йомгак ясый.
22 декабрьдә район хуҗалыкларының баш агрономнары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, төрле хезмәтләр вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә игенчелектәге уңышлар, алда торган бурычлар турында сөйләштеләр.
Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсенең балалар консультациясе педиатры Алсу Кузнецова.
“Идел-йорт” төбәкара театр бәйгесендә “Җидегән чишмә” Арча халык театры икенче дәрәҗә луреат исеменә лаек булды.
23 декабрь көнне Арча балалар сәнгать мәктәбендә “Гөслә-fest” республика милли мәдәният фестивале узды.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган әлеге фестиваль оста гөсләчеләрне бер урынга җыйды.
27 декабрь көнне Арча Мәдәният йортында район башлыгының чыршы бәйрәме үтте.
Анда район мәктәпләре, балалар бакчаларыннан иң актив, иң тырыш, һәр эшкә өлгер, сәләтле балалар чакырылган иде. Гадәттәгечә, бәйрәм зур чыршы янында башланып китте.
Әңгәмәдәшебез – Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлекчә җитәкчесе, өлкән суд приставы Алмаз Лотфуллин.
– Алмаз Камилевич, Арча һәм Әтнә районнарында “Салымыңны түлә дә, тынычлап йокла!” – дигән киңәшкә ничек карыйлар?
25 декабрь кичендә Арчаның Үзәк стадионда Үзәк чыршыны ачу тантанасы булды.
Ул көнне иртәдән буран котырды, ачы, көчле җилдән баганалар улады. Мондый көнне чара үтмәс инде, дип уйладылар күпләр. Әмма бернигә дә карамастан, бәйрәм гөрләп узды.
Ашытбаш урта мәктәбе укытучылары үзләренең укучылары белән һәр яктан горурлана ала.
“Алтын” коючы мәктәп, дип язып та чыккан идек инде. Әмма бу язма тхэквондо буенча кара билбау ияләре – 8нче сыйныф укучылары – игезәк кызлар Ралинә һәм Ралия Шәвәлиевалар турында.
2021 елның 11 ноябрендәге 203 номерлы Федераль закон нигезендә, кулланучылар кредитларын (займнарны) законсыз бирү очракларын булдырмау максатларында, РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 14.56нчы маддәсе яңа редакциядә язылды.