Яңа ел алдыннан Арчада урнашкан уен мәйданчыкларының берсендә балалар җыелды. Инде кечкенәдән сынаулар аша узарга туры килгән сабыйлар күңел ачты биредә.
Сәламәтлек, дибез. Ә сәламәтлек ул тән матурлыгы гына түгел, күңел көрлеге дә.
Яңа ел бәйрәмнәре үтеп китте. Ә күпме шатлык-сөенечләр бүләк итте ул! Килешәм, бәйрәм итә белгән кешегә, диярсез. Арчаның Үзәк чыршысы янында да дәртле бию көе уйный, берәүләр басып тора, ә икенчеләр рәхәтләнеп бии...
Яңа ел каникулларында Югары Атыда бер-бер артлы ике хоккей ярышы узды. Беренчесе фаҗигале төстә һәлак булган студент егет Айрат Әгъзам улы Гыйльфанов истәлегенә аның әти-әниләре тарафыннан 6 гыйнварда оештырылган иде. Ул инде унынчы тапкыр үтте.
Арча Укучылар сараенда “Нур” телестудиясенә йөри башлаган укучыларны журналистлыкка кабул иттеләр.
“Нур” телестудиясенә йөрүче укучыларның иҗаты газетабыз битләрендә һәрдаим яктыртылып бара. Зөлфирә Зарипова җитәкчелегендә шөгыльләнүче “Нур”лылар гел хәрәкәттә.
Яңа ел алдыннан Арчаның 2нче балалар бакчасында районыбыз балалар бакчаларында эшләүче 11 тәрбияче һөнәри осталыкларын күрсәтергә җыелды.
Биредә “Ел тәрбиячесе – 2022” бәйгесенең район этабы узды.
Әлеге бәйге ел саен мәктәпкәчә белем бирүнең заманча алымнарын җәелдерү, тәрбиячеләрнең һөнәри осталыкларын үстерү, педагогларның алдынгы тәҗрибәсе белән уртаклашу максатында үткәрелә.
Арча стадионында иске елны озаттылар. Шул уңайдан бик күңелле чара үтте.
Киче дә матур иде. Берничә көн дәвам иткән салкыннардан соң көннең шулай матурланып китүе үзе бер бүләк булды. Шуны гына көткәндәй, халык стадионга агылды. Буран булу нәтиҗәсендә, күпләр үзәк чыршы ачу тантанасын да күрә алмый калган иде бит. Һәм менә, рәхим ит – рәхәтләнеп күңел ач.
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында “2021 ел: коронавируска каршы көрәш нәтиҗәләре” дигән тема буенча видеоконференция булды.
Утырышны ТРның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева алып барды. Әлеге тема буенча республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина, ТРның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде. Нәтиҗәләр шуны күрсәтә: вакцина ясату, чикләүләр ковид белән авыру очракларын киметкән. Әмма тынычланырга иртәрәк әле. Вакцина ясатканнан соң 6 айдан ревакцинация ясатырга кирәк.
Узган җомгада Яңа Кенәрдә ныклап төзекләндерелгәннән соң мәдәният йорты ачылды.
Беренче булып үзен сиздергәне – җылылык.
Республика газеталары һәм телевидение, радио журналистлары Арча районында булып киттеләр.
Максатлары – районда төзелгән яңа объектлар белән танышу һәм республика матбугаты, радио, телевидениесе аша халыкка җиткерү. Аларны Арча районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин озатып йөрде.
ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов озак еллар нәтиҗәле эшләве, мәгариф өлкәсендәге уңышлары, яшь укытучыларга һөнәри яктан үсәргә булышканы өчен һәм 85 яшьлек юбилее уңаеннан Сәгъдиев Илдус Габдрахман улына “Мактаулы остаз” билгесе тапшырды.