ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2021 ел
җомга

Арча районында халык санын алу кампаниясен 16 махсус участок алып бара. Аларда барлыгы 112 хезмәткәр эшли. 

Җанисәпнең ничек барганлыгы белән кызыксынып, Арча шәһәрендә урнашкан күпфункцияле үзәккә бардык.

Безнең “Арча” радиосы хезмәткәрләре архивны барлаганда шушы җырга тап булалар. Билгеле, җыр таныш, барыннан да элек башкаручысы шаккатыра: гаҗәеп моң, бәгырьләреңне айкый торган аһәң.

Казанда икенче тапкыр мәшһүр җырчы Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-бәйге узды.

Югары дәрәҗәдә әзерлекле, зәвыклы конкурсантларны җыйган әлеге бәйгедә безнекеләр дә катнашты.

Кече Төрнәле авылында гомер итүче Розалин Фәттаховага 90 яшь тулды.

Көзнең кышка авышкан көнендә туса да, күңеле тирә-якка җылылык бөркеп, яз хасил итеп яши Розалин апаның: 4 баласының газиз кешесе, 8 оныгы һәм 4 оныкчыгының яраткан әбиләре бит ул! Дүртенче оныкчык дәү әбисенең юбилеена бүләк булып шушы көннәрдә генә дөньяга аваз салган.

Узган шимбәдә “Арча” спорт комплексы залында 2006-2007 елгы үсмерләр арасында көрәш буенча ярышлар булып узды.

Район көрәшчеләре  бил алышты. Ярышлар 9 үлчәү категориясендә үтте.

Җиңүчеләргә “Арча” спорт мәктәбе тарафыннан  медаль, грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Командалар арасында 1нче урынга Шушмабаш мәктәбе көрәшчеләре чыкты (тренеры Марат Сәләхов). 2нче урынны  Яңа Кырлай мәктәбе командасы (тренер Марат Сәләхов) яулады. 3нче урында – тренер Рәис Галиевның җыелма командасы (Кәче, Иске Чүриле мәктәпләре). Көрәшчеләргә һәм тренерларга уңышлар телибез!

Район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) әле кайчан гына (30 сентябрь) Арча стадионында көзге кросс оештырган иде. Инде тагын ярышка җыелдылар.

Бу сүзләрне миңа Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров әйтеп яздырды.

Шул яшеңә җитеп шуны да белмисеңмени, дип әйтергә ашыкмагыз. Сөйләнеп йөрү бер нәрсә, ә менә Рәис үз башыннан кичкәннәрне мисаллар белән сөйли.

РФ Хезмәт кодексының 275нче маддәсе таләпләре нигезендә, муниципаль учреждение җитәкчесе вазифасына урнашучы кеше (эшкә керешкәндә) һәм муниципаль учреждение җитәкчесе ел саен үзенең керемнәре, милке һәм милек характерындагы йөкләмәләре, шулай ук иренең (хатынының) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, милке һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында мәгълүматлар тапшырырга тиешләр.

Бервакытны бер өйрәнчек умартачы мине киңәшкә чакырды. Яратам мин тырыш кешеләрне, андыйларга ярдәм итәсе генә килеп тора. Башлап җибәрүче генә түгел, гомере буе умарта тоткан кеше дә әлеге могҗизалы, серле бөҗәкләрнең бар серен белеп бетерә алмый. Ун умартачы белән сөйләшәсең икән, аларның унысы ун төрле киңәш бирәчәк. Һәм үз белгәненең бөтенесен дә әйтеп тә бетермәячәк.

Районда балигъ булмаганнар тарафыннан эшләнгән җинаятьләр саны быел 3,5 тапкырга арткан.

Бу хакта безгә Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Һидиятуллина хәбәр итте. “2020 елның 9 аенда ике җинаять теркәлгән булса, 2021 елның шушы чорында аларның саны җидегә җитте. Бу хәл, чыннан да, зур борчу тудыра”, – диде ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International