Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль салым хезмәте идарәсе салым хезмәтләреннән электрон рәвештә файдаланырга киңәш итә.
Илдә яңа коронавирус инфекциясе белән бәйле вәзгыять катлаулы булып кала бирә. Пандемия шартларында халыкның сәламәтлеге турында кайгырту максатында электрон хезмәтләрдән куллану аеруча мөһим.
Юл һәлакәтләре саны артканнан-арта. Иң кызганычы, кеше үлеме белән тәмамланганнары да бар.
Ел башыннан Арча районында 25 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы «Милли технологик инициатива университеты 2035» АКО белән берлектә 2021 елның 20 октябреннән 20 декабренә кадәр «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Цифрага әзер!» интенсивы уздыра.
2022 елның гыйнварыннан «Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» Федераль законда билгеләнгән социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру вәкаләтләре Россия Федерациясе Пенсия фондына тапшырыла.
Соңгы өч чәршәмбе рәттән Арчага Россиянең төрле төбәкләреннән шәһәр идарәчеләре (мэрлар һәм аларның командалары) килде.
Татарстанда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсе өчен белгечләр әзерләү программасы кысаларында укулар үтә.
Хәл катлаулы. Хастаханәдә 63 кеше, өйдә 400гә якын кеше дәвалана. Саклану чарасы – вакцина.
Әңгәмәдәшебез – район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова.
Быел көзге культураларны чәчәргәме, чәчмәскәме, дигән шик тә туган иде. Чөнки туфракта дым калмады, дөресен әйткәндә, җәйге корылык көзен дә дәвам итә бит.
Укучыларның сыерчык оялары, җимлекләр куюлары, табигатьне яратырга өйрәнеп үсүләре күңелләргә хуш килә торган гамәл.
Без башлангыч сыйныфта укыганда укытучыбыз Нурдидә апа якын-тирәдәге иң биек урынга алып барды. Чыннан да аннан бөтен тирә-як уч төбендәге кебек күренеп тора иде. География дәресендә өйрәнгәннәрне без шулай табигатькә чыгып беркеттек.
Узган шимбәдә Арчада үткән ярминкәдә иң тиз сатылып беткән товар ашлык булгандыр.
Аннан алдагысында бәрәң-гегә чират иде. Килограммы 35 сумнан, бәрәңгесе дә шәп, кыйммәт дип зарланучы да күренмәде. Кем әйтмешли, акчаны ашый алмыйсың, булмаса читенгә туры килер иде.
Арчага терәлеп үк утырган, аның составында булган һәм шәһәр булып саналган Божа авылының Полевая урамына су кермәгән.